Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Календарьда - дата

Тормыш диңгезен дә горур кичәләр

26 июль – илебездә Хәрби диңгез флоты көне буларак билгеләп үтелде

Быел диңгез флотында хезмәт итүчеләр өчен истәлекле ел. Россия флотына 330 ел тулды! Нәкъ менә шушы көнне моряк исемен горур йөрткән, хәрби диңгез флотында хезмәт иткән, аны үз иткән ир-егетләр Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексына җыелдылар. Районда эшләп килүче Хәрби диңгез флоты ветераннары җәмәгать оешмасы егетләре бу көнне төрле чаралар белән билгеләп үттеләр.

Моряклар митингта

330 еллыгын билгеләп үтүче Хәрби диңгез флотының зур тарихы бар. 1714 елның 7 августында Петр I җитәкчелегендәге Россия флоты Гангутта шведлар белән алышта беренче җиңүгә ирешә. Шушы көннән башлап, диңгездә корабларны тезеп тамаша оештыру, пушкалардан ату традициясе барлыкка килә. 1923 елда “Кызыл флот атнасы” барлыкка килә. 1939 елның 24 июлендә исә Советлар Союзы флоты адмиралы Николай Кузнецов бәйрәмне зурлап үткәрү тәкъдиме белән чыга. 1980 елдан ул июльнең соңгы якшәмбесендә үткәрелә башлый. Бүгенге бәйрәм 2006 елның 31 маенда Россия Президенты Владимир Путин указы белән булдырылган.

Район җитәкчелеге

Мөслим диңгезчеләре дә бәйрәмнәрен нәкъ шушы флаг астында үткәрделәр. Бәйрәм чарасы РФ һәм ТР гимннары белән башланып китте. Диңгезчеләрне бәйрәмнәре белән тәбрикләргә район җитәкчелеге дә килде.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 31 июль саныннан укыгыз.

Фото: Фәридә Гайнетдинова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев