Табын муллыгы – тырыш хезмәт нәтиҗәсе
Мөслим районында да азык-төлек җитештерү һәм эшкәртү тармагының үз традицияләре, казанышлары һәм үсеш мөмкинлекләре бар
Бу – халыкны көндәлек ризык белән тәэмин итүче, авыл хуҗалыгы чималын әзер продукциягә әверелдерүче, табыннарыбыз муллыгы өчен хезмәт куючы һөнәр ияләренең бәйрәме. Мөслим районында да азык-төлек җитештерү һәм эшкәртү тармагының үз традицияләре, казанышлары һәм үсеш мөмкинлекләре бар.
Мул уңыш – мул табын нигезе
Мөслим районы элек-электән уңган игенчеләре, тырыш терлекчеләре белән дан тота. Районда авыл хуҗалыгының үсеш алуы азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өчен ныклы нигез булып тора. Хуҗалыкларда җитештерелгән ашлык, сөт, ит һәм башка продукция – халыкның көндәлек туклануын тәэмин итүче төп байлыгыбыз.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, 2026 елның тугыз аенда районда 21 464 тонна сөт, 3097 тонна кош ите һәм 800 тонна мөгезле эре терлек ите җитештерелгән.
Әлеге саннар артында күпме тырышлык, маңгай тире, җаваплы хезмәт ятуын авыл кешесе яхшы аңлый. Әмма җирдә үстерелгән, фермаларда җитештерелгән продукцияне кулланучыга сыйфатлы ризык итеп җиткерү өчен аны эшкәртү дә кирәк. Бу эштә азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләренең өлеше зур.
Сөт эшкәртү – өметле юнәлеш
Районда азык-төлек сәнәгатенең әһәмиятле юнәлешләреннән берсе – сөт эшкәртү. Бу өлкәдә "Фаиза" авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшчәнлеге игътибарга лаек.
Кооператив халыктан һәм фермер хуҗалыкларыннан сөт җыю, сыр һәм башка сөт ризыклары җитештерү белән шөгыльләнә. 2022 елда биредә тәүлегенә 100 тоннага кадәр сөт эшкәртүгә исәпләнгән сыр заводы ачылды. Проектка якынча 140 миллион сум инвестиция кертелде, шуның 70 миллион сумы дәүләт ярдәме хисабына туры килә.
Кооператив ай саен 2100 тонна сөт эшкәртә. Җитештерелгән продукция арасында атланмай, моцарелла һәм башка төр сырлар ясауда кулланыла торган кальята сыры да бар. Әлеге продукция Татарстанда гына түгел, республикадан читтә дә үз сатып алучыларын тапты. Кооператив сыр суын киптерү технологиясен дә үзләштергән.
Сөт эшкәртү предприятиеләренең эшчәнлеге авыл халкы өчен дә әһәмиятле. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асралучы сыерлардан алынган сөтне сату гаилә бюджетына өстәмә керем китерә. Ә чималны эшкәртеп, әзер продукция җитештерү аның кыйммәтен арттырырга мөмкинлек бирә. Шул рәвешле сөт эшкәртү тармагы авыл хуҗалыгы белән азык-төлек сәнәгате арасындагы мөһим бәйләүче буын булып тора.
Нет комментариев