Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Календарьда - дата

Сүнмәс йолдыз ул!

Г. Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Мәлләтамак авылында әдәби-музыкаль кичә үтте

Ике ел элек Мәлләтамак авылының Тукай урамында бөек шагыйребез исеме белән аталган парк ачылган иде. Г. Тукай бюс-ты урнаштырылган урын аның истәлегенә чаралар үткәрү үзәгенә әверелде. Тукаебызның туган көне быел да Мәлләтамакта старт алды. Халык язучысы Фоат Садриев, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов Г. Тукайның бөеклеге турында сөйләделәр.

– Ятим баланың бөек исеме югалмавына, әсәрләренең мәңгелек булуына исең китмәле! Узган гасыр башындагы борылыш чорында Тукайны борчыган сораулар бүген дә актуаль булып кала. Тукай иҗатында, аның шигырьләрендә һәм проза әсәрләрендә бүгенге көннең күп сорауларына җавап табып була. Шуңа Тукай иҗаты безгә һәрчак якын. Бөек шагыйребез иҗатында туган илгә, халыкка хезмәт итүне алгы планга куя һәм үз бәхетен дә шунда күрә. Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез дә яшәр, татар халкы милләт булып яшәгәндә, Тукай да яшәр! Халык азатлык көтеп яшәгән чорда Тукай көчле дулкын булып килеп керә. Тукай халыкка якын булуы белән, халык борчуы, халык шатлыгы белән бербөтен булып яшәгәнгә халыкныкы булган! Әнисе муллага кияүгә чыгып, күкрәк баласын ялгыз карчыкка калдырганда, шушы сабыйдан бөек шәхес чыгасын берәү дә белмәгәндер. Бик кыска гомерендә ул – олпат дәрәҗәдәге әсәрләр калдырып киткән кеше. Тукай һәрвакыт безнең йөрәкләрдә! – диде Фоат Садриев.

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 28 апрель саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев