Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Календарьда - дата

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 37 еллыгы уңаеннан митинг үтте

Зиннур Галиев һәм Нәфис Сафинга Рәхмәт хатлары тапшырылды

Сугышчан һәм Хезмәткә дан мемориаль комплексында бу көнне, традиция буларак, тантаналы митинг үтте. Анда район җитәкчелеге, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Ленар Һадиуллин, “Яшь гвардиячеләр”, беренчеләр хәрәкәте активистлары, әфганчылар, Чечня сугышы һәм локаль сугыш ветераннары катнашты.

Түбән Табыннан әфганчы Зиннур Галиевка, махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм оештыруда күрсәткән ярдәме өчен, Россия Оборона минстрлыгының 426 нчы хәрби госпиталенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Михайловка авылында гомер итүче әфганчы Нәфис Сафин, хәрби госпитальләргә әзерләп җибәргән гуманитар ярдәме өчен, район башлыгының Рәхмәте белән бүләкләнде.

Лилия Шәймиева фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев