Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Романтиклар бәйрәме

“Сугышчан һәм хезмәт даны” мемориаль комплексында Хәрби диңгез флоты көне уңаеннан бәйрәм үтте. Анда район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты

– Мөслимебездә Хәрби диңгез флоты көнен зурлап билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Бу – гомерен флотка багышлаган, диңгезче исемен горур йөртүче романтиклар бәйрәме. Хәрби бурычларын диңгез флотында үткәргән ир-егетләребезне чын күңелдән бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхетле киләчәк телибез. Гомер диңгезегез һәрвакыт тыныч булсын, – диде чарада катнашучыларны сәламләп Альберт Хуҗин.

Бу көнне сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында яңа стела сафка басты. Вафат булган хәрби диңгез флоты ветераннары истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

Бәйрәмдә читтән кайткан диңгезчеләр дә бар иде. Севастопольдән кайткан хәрби диңгез флоты ветераны, отставкадагы офицер, өченче ранг капитаны Максим Козырь җирлегебезнең матурлыгына һәм мемориаль комплекстагы стелаларның үзенчәлекле булуына таң калуын белдерде.

Матур традиция буларак, хәрби дингез флотында хезмәт иткән ветераннар Айрат Хәсәншин, Алмаз Әгъләмов, Илдар Мифтахов, Муллагали Газин, Илһам Садриевка “Флотка тугрылык” медале, район башлыгының Рәхмәт хатлары, кыйммәтле конвертлар тапшырылды. Бертөркем диңгезчеләр райондагы Хәрби диңгез флоты җәмгыятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев