Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Календарьда - дата

Районыбыз матур гаиләләрен зурлады

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең тарихы күптәнге вакыйгаларга барып тоташса да, рәсми рәвештә ул 2008 елдан билгеләп үтелә башлый. Бу көнне төрле чаралар үткәрелә, үрнәк гаиләләр хөрмәтләнә.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә районыбызның үрнәк гаиләләрен зурлау матур традициягә әйләнде. Быел тантаналы чарага Мөслим авылында яшәүче 60 ел бергә гомер иткән Роза һәм Илгиз Низамовлар белән 40 ел бергә гомер иткән Фәридә һәм Илсөяр Салиховлар чакырылган иде. 

Район башлыгы Альберт Хуҗин, бәйрәм белән тәбрикләп, матур теләкләрен җиткерде.

– Гаилә дигәндә, биләгән урының, вазыйфаң мөһим түгел, иң мөһиме – нинди тәрбия алуың һәм балаларга нинди тәрбия бирүең. Тәрбия безнең динебездә, телебездә, авылыбыз тормышында, күршеләр дуслыгында, бер-беребезне хөрмәт итүдә чагыла. Бары тик үзеңдә булган әйберне генә балаларга биреп була. Бүген гаиләләргә тапшырылачак “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале – илебезнең бик олы бүләге һәм бәясе. Ул бик сирәк гаиләләргә генә бирелә. Аны алу өчен күмәк көч кирәк. Шундый матур, үрнәк гаиләләребез күп булсын! Һәр гаиләгә исәнлек, имин көннәр, гаилә ныклыгы телим, – диде ул.

Альберт Хуҗин Низамовлар һәм Салиховлар гаиләләренә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләрен тапшырды. Әлеге гаиләләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр дә бирелде. 

Роза ханым үзе дә бүләк белән килгән.

– Безнең гаиләбезне, өлкәннәрне хөрмәт итүегез, Мөслимне яратуыгыз, һәркемне үз итеп хөрмәтли белүегез өчен ихластан рәхмәтебезне кабул итеп алыгыз, – дип, ул Альберт Хуҗинга пар күгәрченнәр чигелгән картина тапшырды. “Сезнең гаиләгезгә пар күгәрченнәр язмышы телим. Парлы гомер юлыннан озак еллар бергәләп атларга, безнең кебек оныклар һәм оныкчыклар сөяргә насыйп булсын!” – диде Роза ханым. 

Халык язучысы, Г.Тукай исемендәге премия иясе Фоат Садриев гаилә кыйммәтләренең иң кадерле хисләр булуын билгеләп үтте:

– Дөньяда мәхәббәт хисен кичермәгән бер генә кеше дә юктыр, мөгаен. Адәм баласының тормышында бик күп вакыйгалар була. Ләкин фундаменталь вакыйга ул – мәхәббәт, гаилә кору һәм гаилә тормышы белән яшәү. Гаилә агачы төбенә хөрмәт, аңлашу, ярату, сабырлыкны салсаң гына аның җимешләре татлы була. Татлы җимешләр исә – без гомер биргән балалар, аларның ил-көн алдында хөрмәтле, тәүфыйклы һәм тәрбияле булулары. Гаилә бит ул – бер-береңә терәк булу, үзара ышаныч, уртак максат-хыяллар белән янып яшәү. Мөслим халкы бик нечкә күңелле: әз генә кыек бассаң да, ялгыш юлга тайпылырга җыенсаң да бик тиз күреп ала. Һәр гаиләгә “матур яшәгез” дигән теләгемне җиткерәм. Сәламәт, бердәм булып яшәргә насыйп булсын! – диде Фоат Садриев. 

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең символы – ромашка чәчәге. Ул хисләрнең сафлыгын һәм ихласлыгын гәүдәләндерә. Һәр гаилә ихлас хисләр, уртак фикерләр белән бербөтен булып яшәгәндә генә хаклы бәхеткә ирешә аладыр. Мөслимебездә туып-үсеп, шунда төпләнеп гаилә корган, җирлегебездә үз урынын табып, хезмәт куеп яшәүче күркәм гаиләләр барында районыбыз көчле, киләчәге тагын да матуррак булыр.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 10 июль саныннан укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев