Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Календарьда - дата

Песи генә димәгез...

28 сентябрьдә Бөтендөнья котыру авыруына каршы көрәш көне билгеләп үтелә

Бәла аяк астында, диләр. Песи тешләп хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Бармас идем, аяк шеште һәм сызлый, басып булмый. Эшкәртеп, юдыртып җибәрерләр дип баруым иде дә, әмма мин уйлаганча булып чыкмады. 

Песи үземнеке булуга карамастан, аңа прививка ясалмаган булу сәбәпле, миңа котыру авыруына каршы антирабик вакцина ясатырга тәкъдим иттеләр. Котыру авыруының ахыры аяныч тәмамлануы турында аңлаткач, ризалашырга туры килде. Шунысы бар: котыру авыруына каршы вакцина бер генә тапкыр ясалмый, аны билгеле бер көннәрдә биш тапкыр ясатырга кирәк. Дөрес, песинең сәламәт булуы ачыклангач, өч тапкыр прививка ясатканнан соң, вакцинацияне туктаттылар. Әмма эт яки песи тешләү очраклары аяныч тәмамланырга да мөмкин. 

Котыру – вируслы авыру. Ул авыру хайван тешләгәндә, тырнаганда аның селәгәе аша күчә. Инфекция авыру хайван белән контактта булган предметлар аша да эләгергә мөмкин. 

– Котыру авыруының инкубацион чоры ун көннән 1 елга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Авыру баш авыртып, авыз кибеп, коры ютәл белән башлана, күңел болгана һәм костыра. Җәрәхәтләнгән урын кызыша, авырта, кычыта һәм кызарып шешә. Авыру йокысызлыктан интегә, кәефсезләнә. Берничә көннән, су һәм якты ут күргәндә, йоткылык мускулларында авыртулы спазмнар булырга мөмкин. Зиһен чуала, көзән җыерулар күзәтелә һәм кеше параличланып үлә, – ди инфекционист Рәшит Вагыйзов.

Район хастаханәсеннән алынган мәгълүматка караганда, быел 35 райондашыбыз эт, песи һәм тычкан тешләп хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Аларга беренче ярдәм күрсәтелгән һәм кайсы – хастаханәдә ятып, кайберләрне амбулатор дәвалану алган.

Котыру авыруын, гомумән, йорт хайваннарыннан яки урман җәнлекләреннән нинди дә булса инфекция йоктыру куркынычын истә тотып, кыргый хайваннар һәм сукбай этләр, песиләр янына якын бармаска, сыйпамаска киңәш ителә. 

– Хайваннар үзләрен сәер тотса (кешедән курыкмаса, артык агрессив булса яки нык иркәләнсә, ашарга яраксыз предметларны кимерергә теләсә, селәгәе акса һ.б.), район ветеринария оешмасына хәбәр итәргә кирәк. Котыру авыруын кисәтү өчен, нинди дә булса хайван тешләгәндә, тырнаганда, җәрәхәтне тиз арада сабын белән юарга, йод яки 70 процентлы спирт белән эшкәртергә һәм ашыгыч төстә хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә, – ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ришат Шәяхмәтов. 

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев