Өлкәннәр декадасында район күләмендә төрле чаралар үткәреләчәк
2 октябрь көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә өлкәннәргә бушлай юридик ярдәм күрсәтелә
4 октябрьдә “Яшьлек” спорт комплексында район ветераннар советының күчмә кубогына бильярд турниры уза. 5 октябрьдә район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда халыкара өлкәннәр көненә багышланган ярминкә оештырыла, үзешчәннәр концерты тәкъдим ителә. 8 октябрьдә “Яшьлек” спорт комплексында өлкәннәр арасында шашка-шахмат ярышы уза. 10 октябрьдә “Картаймагыз әле, ветераннар!” клубы эшен башлау уңаеннан үзәк китапханәдә очрашу оештырыла. Ункөнлек дәвамында сишәмбе-шимбә көннәрендә 9.00-12.00 сәгатьләрдә “Тамчы” йөзү бассейнында пенсионерларга түләүсез хезмәт күрсәтеләчәк, дүшәмбе-шимбә көннәрендә 9.00-12.00 сәгатьләрдә “Яшьлек” спорт комплексында бильярд уйнарга мөмкин булачак. Декада дәвамында 10.00-13.00 сәгатьләрдә “Колос” кинотеатрында бушлай кинофильмнар күрсәтеләчәк.
Өлкәннәр үзләрен борчыган сораулар белән ункөнлек дәвамында “Кайнар линия”гә шалтырата ала. 8-(85556)-2-46-01 номеры тәүлек буе эшли, 2-57-69 номерына дүшәмбе-җомга көннәрендә 8.00-17.00 сәгатьләрдә шалтыратырга мөмкин.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев