Мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме
8 июльдә Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде.
Бәйрәмнең максаты – рухи һәм әхлакый гаилә кыйммәтләрен саклауга, балалар тәрбияләүгә, гармонияле шәхес формалаштыруга, гаиләнең җәмгыятьтәге роленә игътибар бирү. Бәйрәмнең төп символы – ромашка. Ул сафлык, тугрылык һәм мәхәббәтне аңлата. “Мәхәббәт һәм тугрылык” медаленә дә ромашка чәчәге ясалган.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә районыбызда үрнәк, тату гаиләләр хөрмәтләнә. Быел әлеге чара унбишенче тапкыр үткәрелде. “Бәхет” скверында узган тантаналы чара үрнәк гаиләләр белән бергә аларның якыннарын, алар белән танышырга теләгән мөслимлеләрне дә үзенә җыйды. Тантаналы чараны район башлыгы Альберт Хуҗин ачты.
– Бәйрәмнең төп символы итеп юкка гына ромашка сайланмаган, ул таҗлары белән зур бер гаиләне символлаштыра. Таҗларның ак булуы чисталык, пакьлек, бер-береңә хөрмәтне гәүдәләндерә. Чәчәкнең сары үзәге исә әби-бабай, әти-әни, балалар һәм оныкларны бәйләп торучы җылы учакны хәтерләтә. Һәр гаилә зур, дәвамлы булуы белән кадерле. Районыбызда матур, үрнәк гаиләләр күп. Җирлегебез, республика һәм илебез дә шундый тату, ныклы гаиләләргә таяна. Барыгызны да ихлас күңелдән бүгенге бәйрәм белән тәбриклим! Гаиләләребез ныклы булсын, тату гаиләләрдә бәхетле балалар үссен! – диде ул.
Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2025 ел 11 июль саныннан укыгыз
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев