Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Илләр тыныч булсын!

Нинди милләттән булуына карамастан, райондашларыбызның теләге бер

Тамара Садыкова, 
Михайловка:
– Без “Рябинушка” ансамбле белән төрле концертларда, кичәләрдә төрле милләт вәкилләре алдында чыгыш ясыйбыз. Безнең чыгышларыбызны һәрвакыт яратып кабул итәләр, хөрмәтләп каршы алалар, алкышларга күмәләр. Күпвакыт мари, керәшен, татар халык фольклор ансамбльләре белән бергә чыгыш ясарга туры килә. Без алар белән һәрвакыт якын туганнардай кочаклашып күрешәбез, хәл белешәбез. Без Татарстаныбызда яшәвебез белән бик бәхетлебез һәм моның белән чиксез горурланабыз! Республикабызда, Мөслимебездә бар милләт вәкилләре бер-берсен хөрмәт итеп, гореф-гадәтләрне саклап яши. Татарстаныбызга – иминлек, халыкка бәхет һәм мәхәббәт телим.
 

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 3 ноябрь санында укыгыз.

Фото - Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев