Илһамланып иҗат итегез!
17 гыйнварда Иҗат һәм илһам көне билгеләп үтелә.
Иҗат белән илһам үзара бәйләнгән, алар бер-берсеннән башка яши алмый. Иҗат тормыш сыйфатын күтәрү өчен бер инструмент булып тора. Ул стрессны җиңәргә, креатив фикер йөртү сәләтен үстерергә ярдәм итә.
Бүгенге ыгы-зыгылы тормышта иҗат әйләнә-тирә мохит һәм үз-үзең белән гармониядә булуның әһәмиятен дә искәртә кебек. Мәгълүмат күплеге, заманча технологияләр киң таралган тизлек чорында иҗади эшчәнлек күңелгә тынычлык бирә.
Иҗат – үзеңне аңлау һәм күрсәтү мөмкинлеге ул. Сәнгать, иҗат аша тел белән әйтеп бирә алмаган хисләрне, уйларны, кичерешләрне белдерергә була. Иҗади эш белән шөгыльләнү баш мие эшчәнлеген стимуллаштыра, хәтерне, вак моториканы яхшырта һәм игътибарны арттыра. Музыка коралларында уйнау баш миенең ике ярымшарын да активлаштыра, ә рәсем ясау масштаблы фикер йөртергә ярдәм итә, диләр. Даими төстә иҗат белән шөгыльләнү баш миенең картаю процессларын акрынайтырга сәләтле.
Балачакта иҗат белән шөгыльләнү шәхесне формалаштырырга ярдәм итә. Бу уйлап табуларга да этәрә. Мисал өчен, пластилинны очраклы рәвештә бер кыз бала уйлап тапкан.
Рәссам һәм скульптор Сальвадор Дали, илһам көткәндә, кулына авыр ачкыч тотып утырган хәлдә йокымсырый торган булган, ә аяк астына тәлинкә куйган! Нигә дисезме? Кулдан шуып төшкән ачкыч тәлинкәгә бәрелеп тавыш чыгарсын өчен! Шушы тавышка уянган Дали күңеленә килгән образларны чынбарлык итеп гәүдәләндергән, диләр.
Күпчелек кеше иҗатны рәссамнар, музыкантлар һәм язучылар эше дип саный. Һәркем иҗат итә ала, сәләтсез кешеләр юк. Иҗат итү өчен мөмкинлекләр күп, бүгенге чорда бигрәк тә. Рәсем ясарга, музыка уен коралларында уйнарга, җырларга, каллиграфия белән шөгыльләнергә, бәйләргә, чигәргә, гадәти булмаган ризыклар әзерләргә мөмкин. Эшнең нәтиҗәсе сез теләгәнчә килеп чыкмаса, курыкмагыз: иҗат ул – процесс. Экспериментлар ясарга курыкмыйча, шушы процесстан ләззәт алыгыз! Барысы да үзебездән тора! Иҗат һәм илһам көненнән файдаланып, пумала, буяулар яки кәгазь, каләм алыгыз да хыялларыгызга ирек бирегез әле!
Динар Нуретдинов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев