Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Календарьда - дата

Яратып эшләгәч, авырлыгы сизелми

Мөслим янгын сүндерү-коткару бүлегенең каравыл отряды командиры Рамил Мирхаҗиянов шулай ди. 27 декабрь көнне Россиядә Коткаручылар көне билгеләп үтелә. Әлеге җаваплы, шул ук вакытта куркыныч хезмәт башкаручы Рамил белән очрашуыбыз юкка түгел. Ул дистә елдан артык коткаручы-янгын сүндерүче булып эшли.

Иске Карамалы авылы егете Рамил Мирхаҗианов бала чагында әтисе Хәлил кебек алдынгы тракторчы булырга хыялланган. Әмма, мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмә педагогия көллиятенә укырга керә.

– Тракторчы булу теләге хыял булып кына калмады, диплом алгач, тракторда эшләдем. Рай-он элемтә узелына тракторчы булып эшкә урнаштым. Берникадәр эшләп, туган авылымда янгын сүндерү бүлеге ачылгач, анда эшкә кайттым. Һәм нәкъ менә шушы һөнәрнең минеке булуына инандым. Коткаручы, янгын сүндерүче һөнәре – бик авыр, җаваплы хезмәт. Чакыру буенча чыгып киткәндә, нәрсә күрәсеңне белмисең. Шуңа хәвеф-хәтәр булган урында эшләгәндә, хезмәттәшләр белән бер команда булып эшләргә, бер-береңне күз карашыннан ук аңлый белергә кирәк, – ди Рамил Мирхаҗиянов.

Мөслим янгын сүндерү бүлегендә эшләүчеләргә зур аварияләр, гадәттән тыш хәлләр, табигать бәла-казалары нәтиҗәләре белән эш итәргә туры килмәсә дә, янгыннар, суга батучылар, юл-транспорт һәлакатләре булганда, аларны чакыралар.

– Нинди генә чакыру буенча барсак та, командабыз белән бердәм булып эшлибез. Шунсыз мөмкин дә түгел, чөнки безгә ут эченә керергә дә, юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булган яки җәрәхәтләнгән кешеләрне коткарырга да, суга батучыларны алып чыгарга да туры килә. Мондый вакытта бер-береңне аңлап, ярдәмләшеп эшләү бик мөһим. Без бер-беребез өчен җан атып торабыз, чөнки эшебез шулай куша, – ди Рамил, тыйнак елмаеп.

Янгын сүндерүче-коткаручы булып эшләүчеләрдән кыюлык, көтелмәгән очракларда тиз һәм дөрес карар кабул итү осталыгы таләп ителә.

– Безнең эштә иң элек физик әзерлекле булу кирәк. Шулай ук җитезлек, кызуга чыдамлык та таләп ителә. Бик көчле янгыннарда ут кайнарлыгы саклагыч кием аша да үтеп керергә мөмкин. Сәламәт булу иң мөһим фактор булып тора. Үлем булган очракларда да куркып калмаска, ә шундый шартларда да үз эшебезне башкарырга бурычлы без. Янгын сүндерү бүлегендә хезмәт иткән дәвердә күп тапкырлар ут эченнән янгында һәлак булучыларны алып чыгарга туры килде. Мондый очракларда ярдәм итәргә җитешмәвебез күңелгә тия. Тик, ничек кенә булса да, һөнәрем белән ихластан горурланам, – ди Рамил Мирхаҗиянов.

Фотолар - Р. Мирхаҗияновның шәхси архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2025 ел 26 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев