Десантчы Рузил
2 август – Һава десанты гаскәрләре көне. Һава десанты гаскәрләрен “канатлы пехота”, “зәңгәр беретлар” дип тә атыйлар
Әлеге гаскәрләргә кыю, куркусыз егетләрне сайлыйлар. Мөслим егете Рүзил Фәррахов та шундыйлардан.
Рузил хәрби хезмәтне Тула өлкәсендә үтә. Хәрби хезмәт вакытында өч тапкыр парашюттан сикерә.
– Армия мәктәбен узу – һәр ир-егетнең мөһим бурычы. Кечкенәдән парашюттан сикереп карыйсы килә иде. Язгы чакырылышта ук армиягә китәргә теләп, дипломны вакытыннан алда якладым. Диплом биргәннәрен дә көтеп тормадым. Хәрби комиссариат хезмәткәрләре дә, медицина комиссиясен үткәрүче белгечләр дә минем десантчы булырга теләвемнән хәбәрдар иде. “ВДВга җибәрмәсәгез, мине яңадан эзләп таба алмаячаксыз”, – дип ультиматум да куйдым, – ди Рүзил елмаеп.
ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә дәүләт хезмәткәре белгечлеген ала Рүзил. Спортны яратуы, башкалар белән тиз арада уртак тел таба белүе армиядә дә сынаулар алдында бирешмәскә ярдәм итә.
– Парашюттан сикергәндә гел икенче төрле дөнья ачасың. Армиядә 600-800 метр биеклектән сикергән идем. Хәрби хезмәттән кайткач, зуррак биеклектән сикерергә хыялландым. Теләгемне тормышка ашырырга дип, Минзәләдә 4 километр биеклектән сикерүгә ирештем. Ул хис-кичерешләрне белсәгез!.. – ди Рүзил.
Күпләр яратып караган “Десантура” кинофильмы да Рүзил Фәррахов хезмәт иткән дивизиядә төшерелгән икән. “Казарма, ашханә, безнең хезмәт иткән урыннар дип, әлеге фильмны берничә мәртәбә карадым”, – ди Рүзил.
Тугыз ай хезмәт иткәч, Рүзилне Казанга яңа чакырылыш егетләрен алып килергә җибәрәләр. Шунда Рүзил райондашы Алик Зоринны күреп, үзе белән Тула өлкәсенә алып китә. Рүзилнең ныклы канаты астында егет уңышлы хезмәт итә. Бүгенге көндә Алик контракт нигезендә махсус хәрби операциядә катнаша.
Рүзилнең хезмәтен бәяләп, старшина контракт нигезендә хезмәт итәргә үгетләсә дә, егет туган ягын сагына, калмый. Бүгенге көндә Рүзил бөтен Россия буенча йөк ташу белән шөгыльләнә.
Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 2 август санында укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев