Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Календарьда - дата

Чик сакчылары көненә багышланган тантаналы чара узды

Район башлыгы Альберт Хуҗин чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләрне тәбрикләп, аларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде

Кичә Мөслимнең Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында Чик сакчылары көненә багышланган тантаналы чара узды. Бирегә районның ветеран чик сакчылары, хәрби хезмәт вәкилләре һәм район халкы җыелды.

Бәйрәм уңаеннан район башлыгы Альберт Хуҗин чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләрне тәбрикләп, аларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул чик сакчыларының батырлыгы, кыюлыгы һәм туган илгә тугрылыгы һәрвакыт зур хөрмәткә лаек булуын билгеләп үтте.

Чик сакчысы хезмәте – зур җаваплылык һәм уяулык таләп иткән һөнәр. Ил чикләренең иминлеге, халыкның тыныч тормышы нәкъ менә сезнең намуслы хезмәткә бәйле. Бүгенге көндә дә чик сакчылары Ватан иминлеген саклап, яшь буынга батырлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтә.

Лилия Шәймиева, Рәмилә Сәләмова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев