Чик буе көчле рухлылар өчен
28 май - Чик буе гаскәрләре көне. 1918 елда Совет Республикасы хөкүмәте чик сагын оештыру турында декрет кабул итә.
28 май - Чик буе гаскәрләре көне. 1918 елда Совет Республикасы хөкүмәте чик сагын оештыру турында декрет кабул итә. Бәйрәм буларак әлеге көн беренче тапкыр 1958 елда, чик буе гаскәрләренең кырык еллыгы уңаеннан билгеләп үтелә.
Чик сакчылары көне – дәүләт чикләрен саклау буенча хәрби бурычын үтәгән яки бүген бу җитди хезмәтне башкаручы ир-егетләр бәйрәме. Мондый элиталы гаскәрләргә теләсә-кемне алмыйлар. Тәртипле, физик әзерлекле, нинди дә булса исәптә тормаган, хөкем ителмәгән егетләр генә Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә ала. Мөслим авылыннан игезәк Владислав һәм Вячеслав Харитоновларга нәкъ менә шушы элита гаскәрләрдә хезмәт итәргә насыйп була.
– Без армиягә 1991нче елның 7 июнендә киттек, – дип искә ала Владислав Харитонов. – Ул вакытта Мөслимнән Казанга авиарейслар бар иде. Мөслимнән өч егет: мин, Славик һәм Равил Гәрәев бергә Казанга очтык. Татвоенкоматтан безне Еврей автономияле өлкәсенең Биробиджон шәһәренә, аннан әзерлек курсларына җибәрделәр. Хәрби хезмәткә алынганчы ук Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләк белдергән идек. Теләгебез чынга ашты – безне чик буе авиациясе төркеменә беркеттеләр.
Алты ай әзерлек узганнан соң егетләрне Хабаровск өлкәсенә озаталар. Харитоновларны аннан Камчаткага җибәрәләр.
– Камчаткада чик буе авиациясендә хезмәт иттек. Төп хезмәтебез – диңгез буе чикләрен карап йөрүче очкычларның кара тартмаларындагы хәбәрләрне карау иде. Кара тартмалар самолетларда – кайткан саен, ә вертолетларда очып киткәндә дә карала. Миңа хат ташучы, кече сержант, взвод командиры урынбасары вазыйфаларын да башкарырга туры килде, – ди Вячеслав Харитонов.
Владислав көн саен гарнизонга барып йөри. Игезәкләрне аерырга рөхсәт ителмәү сәбәпле, аңа көн саен үзләре урнашкан казармага кайтырга рөхсәт ителә. Шимбә-ял көннәрендә дә игезәкләр һәрвакыт бергә була. “Бергә хезмәт иткәч, әлбәттә, җиңелрәк булды. Шулай да башта өйне, өй ашларын сагындык. Хәрби хезмәтнең кырыс кагыйдәләренә ияләшкәч, сагыну хисләре онытылды”, – диләр Харитоновлар.
Бер елдан соң алар ун көнлек ялга кайта. Ял Сабантуй көннәренә туры килә, егетләр туганнары, дуслары белән аралашып, янәдән юлга кузгала. Камчаткага барып җитү өчен бер атна кирәк! Тик Харитоновларга бәхет елмая.
– Хабаровскига кадәр самолетта очтык. Аннан – Владивостокка, алга таба дүрт көн корабльдә Камчаткага барырга кирәк иде, – ди Владислав. – Безнең бәхеткә, Хабаровск аэродромына безнең борт самолеты туктаган иде. Шулай итеп, дүрт көн узасы юлны 4 сәгатьтә үтеп, Камчаткага килеп җиттек.
Хәрби хезмәтне, хезмәттәшләрен бүген дә сагынып искә ала Харитоновлар.
– Без хезмәт иткәндә, Ан-дрей Шиповалов дигән яшь солдат килде. Хәзер ул Германиядә яши. Шушы көннәрдә безне эзләп тапкан да, ватсап аша элемтәгә чыкты. Киләсе елга Россиягә кунакка кайтам, ди. Безгә дә килергә вәгъдә бирде. Иркәнәштәге хезмәттәшебез белән хәбәрләшеп торабыз, – диләр егетләр. – Армия хезмәте егет кешегә кирәк. Хәрби хезмәт бик күп әйбергә өйрәтә, ул – тормыш мәктәбе.
Чик сакчылары өчен солдат хезмәте, дуслык аеруча кадерле. Харитоновлар әлеге фикерне берничә тапкыр кабатлады, чөнки әлеге гаскәрдә хезмәт итүчеләр нинди генә очракларда да, дошманга яисә ил иминлеген бозарга теләүчеләргә каршы беренчеләрдән булып күтәрелә. Ә андый вакытларда төрле хәлләр булырга мөмкин. Хәрби әзерлек чорын узганда ук алар, бер-берсе өчен терәк, бердәм булырга әзерләнәләр. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрнең күбесе заставаларда 15-20шәр кеше бер гаилә булып, бертуганнар кебек яши һәм хезмәт вакыты төгәлләнгәч тә дуслык саклана.
Фото – Харитоновларның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев