Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Чәегез тәмле булсын!

15 декабрьдә Халыкара чәй көне билгеләп үтелә.

Ни кызганыч, әлеге датаны нигездә чәй җитештерүче илләрдә билгеләп үтәләр. Чәй җитештерүдә беренче өчлеккә, һичшиксез, Һиндстан, Кытай һәм Шри-Ланка керә. Алар белән бергә Бангладеш, Непал, Малайзия, Уганда, Танзания, Вьетнам, Индонезия һәм Кения дә Чәй көнен бәйрәм итә ала. Шулай да Халыкара чәй көнен җитештерүчеләр генә билгеләп үтү дөрес түгел кебек. 
Чәй эчәргә яратучылар һәр илдә дә бар. Безнең илдә алар аеруча күп. Татарлар тормышын гомумән чәйдән башка күз алдына да китереп булмый. Тонусны күтәрүче эчемлек буларак популяр чәйне без даими кулланабыз. Ашаганнан соң чәй эчмәсәк, тамак туймый кебек. 
Күпчелек кара чәй кулланыла. Мөслимдә каты итеп ясалган кара чәйне сөт белән эчәргә яраталар. Мондый чәй тынычландыра да, дәвалау сәләтенә дә ия кебек. Хәер, чәй башта дару буларак кулланылган да. 
Шулай да чәйнең төрләре күп. Чәйнең төсе, тәме һәм башка сыйфатлары киптерелүгә кадәр чәй яфракларының нинди режимда һәм ни дәрәҗәдә ферментатив окисьлашуына бәйле. 
Беренче тапкыр чәйне очраклы рәвештә кулланганнар.

Римма Афзалова

Гөлназ Җәлилова фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 15 декабрь санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев