Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Бүләкләргә бай бәйрәм

Мөслим районының медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үтте.

Кайсы гына юнәлештә эшләсәләр дә, нинди вазыйфада хезмәт куйсалар да, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәте мактауга лаек. Заманалар үзгәреп, кайбер һөнәрләр күптән юкка чыкты. Алар урынына яңа һөнәрләр барлыкка килде. Медицина хезмәткәрләре – иң борынгы һәм гомерлек һөнәрләрнең берсе. 

Мөслим районының медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үтте. Бәйрәм “Кояшлы Ык” ял зонасында узды.

– Бабамның бертуган апасы Газифә Хәсәншина Азнакай хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә хезмәт куйган. Алар СССРда балалар үлемен киметү юнәлешендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән. Апабызга “Социалистик хезмәт герое” исеме бирелә, “Ленин ордены” белән бүләкләнә. Аның медален, фотосын, сумкасын һәм апам исеменә килгән котлау телеграммаларын Азнакай музеена тапшырдым. Әтинең бертуган абыйсы табиб булып эшләде. Әти дә табиб булырга теләгән, әмма абыебыз аңа бу хезмәтнең бик авыр, җаваплы булуын әйтеп, мал табибы булырга киңәш биргән. Әти күп еллар табиб һөнәрен сайламавына борчылып яшәде, – дип башлады сүзен район башлыгы Альберт Хуҗин. – Һәркайсыгызга рәхмәт әйтеп, сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Сез – безнең геройларыбыз, сез – безнең өчен иң якын һәм хөрмәтле хезмәт ияләре. Тынгысыз һәм җаваплы хезмәтегез өчен рәхмәт!

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 12 июль санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев