Бәйрәм белән!
1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрикләүләрен җиткерде
Анда мондый юллар бар: “Хөрмәтле өлкәннәр! Сез районыбыз, республикабыз, гомумән, илебез үсешенә нигез салгансыз. Авыр тормыш юлы үтеп, зур югалтулар кичерсәгез дә күңел көрлеген, алдагы көнгә ышанычны саклап кала алгансыз. Бүген дә рухи кыйммәтләр һәм әхлак сагында торасыз. Өлкәннәр көне белән тәбрикләп, сезгә ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, гаилә иминлеге телибез.”
Фото - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев