9 июль Җир җиләге көне икән бит!
Славян халыкларында бу көн Ягодница көне дип йөртелә
9 июльдә җир җиләге җыю башлана. Славян халыкларында бу көнне, изге Давыт Солунскийны искә алу көненә туры килү сәбәпле, Давыт Земляничник яки Ягодница көне дип йөртәләр. Бу көнне хатын-кызлар һәм яшь-җилкенчәк урманга җир җиләге баралар. Нәкъ менә 9 июльдә җыелган җиләкләр матурлык һәм яшьлек бүләк итә, төрле авырулардан ярдәм итә, ә җиләк яфракларыннан ясалган чәй елның салкын вакытында сәламәтлекне саклый дип саналган.
Энҗе Вәлиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев