8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
Шул уңайдан кичә “Бәхет” скверында тантаналы чара узды
Чарада районыбызның үрнәк гаиләләре: 60 еллык гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтүче Роза һәм Илгиз Низамовларга, 40 ел бергә гомер итүче Фәридә һәм Илсөяр Салиховларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре тапшырылды.


Чарада катнашучыларны район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде. Бүләкләнүче гаиләләргә балалары, якыннары, хезмәт коллективлары матур теләкләрен җиткерде. Язучы, Г.Тукай исемендәге премия иясе Фоат Садриев, район иҗтимагый советы җитәкчесе Рушат Солтанов та чыгыш ясады.
.jpg)



Чара ахырында Илгиз Низамов ихтирам күрсәтүләре өчен рәхмәтен җиткерде.
Фәридә Гайнетдинова репортажы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев