45 ел үтсә дә онытылмый
15 февраль – Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көне.
Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән ир-егетләр, әлеге сугышта улларын, ирләрен югалткан хатын-кызлар өчен бу – сагышлы көн. Кадерле кешеләрен югалтулары белән һаман да килешә алмаучылар бар. Әфганчылар бу көнне хәрби хезмәт елларын искә ала.
Шөкер, районыбызда утлы юлларны узган, тау-таш арасында һәр адымда көтеп торган үлем тозагыннан исән калган егетләр байтак әле. Шуларның берсе – Иске Карамалы авылында яшәүче Илдар Гәрәев.
Райондашыбыз 1960 елда Иске Карамалы авылында гади колхозчылар – Әбүзәр һәм Гөлүзә Гәрәевләр гаиләсендә дөньяга килә. Әбүзәр абый – Татарстанның атказанган механизаторы, “Почет билгесе” ордены кавалеры.
– Без үскәндә, җәйге каникулда кунактан кунакка йөрү дигән әйбер юк иде. Каникулда әтигә ияреп, аңа ярдәмче булып йөрдем. Әзрәк үскәч, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Колхозда төрле эшләрдә йөрергә туры килде. Безне әти-әни хезмәт белән тәрбияләде, – дип искә ала Илдар абый.
1977 елда Күбәк урта мәктәбен тәмамлаган егет Актаныш һөнәр училищесында машина йөртүче белгечлеген ала.
– Шофер таныклыгын алган көннәрдә хәрби хезмәткә чакыру килде. Без армиягә киткәндә, Әфган сугышы башланмаган иде әле, – ди Илдар Гәрәев. – Хәрби хезмәтне Германиядә башларга насыйп булды. Анда бер елдан артык хезмәт иткәч, 1980 елның гыйнварында безне Үзбәкстан республикасының Термиз шәһәре янындагы полигонга күчерделәр. 14 февральдә исә Әфганстанга кереп киттек. Кундуз провинциясендә хезмәт иттем, артиллерия полкында шофер булдым. Пушкалар ташыдык. Сугыш юлы бик куркыныч, һәр адымда үлем сагалый. Тау-таш арасыннан йөзләгән кеше күзәтүе ихтимал. Сугыш бик күп югалтулар алып килә. Илдар абый Әфганстанда югалткан хезмәттәшләренең һәркайсын күңел түрендә саклый.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 13 февраль саныннан укыгыз.
Фото – Гәрәевләрнең гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев