1991 елдан 13 гыйнвар Россия матбугаты көне буларак билгеләп үтелә
Район газетасы булган “Авыл утлары” (“Сельские огни”)ның 94 еллык тарихы бар
Газетабыз 1931 елдан бирле чыга. 2003 елда редакция үзе янына Мөслим телевидениесен сыендыра. 2005 елда Мөслим радиосы да эшли башлый. Дүрт мәгълүмат чарасы да "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Мөслим-информ"га тупланган.Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре!
Журналистлар һәм редакторлар, нәширләр һәм полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм тибрәтүчеләр! Сезне ихлас күңелдән Россия матбугаты көне белән котлыйбыз!Замана кешесе мәгълүматсыз яши алмый, аның объектив бирелеше нәкъ менә сездән тора. Сезгә илһам, кызыклы, истә калырлык материаллар, яңа проектларның уңышлы тормышка ашуын телибез. Һәрвакыт кызыклы һәм кирәкле булып калыгыз.
Гөлназ Җәлилова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев