Җыеннарда – авыл сулышы
Авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды
Крәш. Шуран авыл җирлеге
Крәш. Шуран мәдәният йорты гадәттәгечә салкынча иде. Җыенда халык өске киемнәрдән утырды. Мәдәният йорты шушы көннәрдә директорсыз да калган. Озак еллар бу вазыйфаны башкарган хезмәткәр үз теләге белән эштән киткән.
Җирлек башлыгы Радик Сафиуллин башкарылган эшләр белән таныштырды. Крәш. Шуран авыл җирлегендә ел саен халыкны чиста су белән тәэмин итү һәм юлларны төзекләндерү буенча күләмле эшләр башкарыла. Чишмәләрне торгызуга һәм аларны карап тотуга да зур игътибар бирелә.
– Узган ел грант ярдәмендә
2 миллион сумга МТЗ-22 тракторы алдык. Җирлекнең үз тракторы булу кышкы чорда юлларны ачу, җәен чүп үләннәрен чабу өчен әйбәт. Трактор һәм башка техника өмәләрдә дә кирәк, – диде Радик Сафиуллин.
Крәш. Шуран авыл җирлегендә өч фельдшер-акушерлык пункты исәпләнә, әмма, ни кызганыч, Крәш. Шуран һәм Каенсаз авыллары гына фельдшерлар белән тәэмин ителгән. Аларда да лаеклы ялдагы хезмәткәрләр эшли. Ташъелга авылында ФАП бинасы булса да, хезмәткәр булмау сәбәпле ул эшләми.
Җирлек башлыгы халык белән тыгыз элемтәдә эшли. Авылларда яшәүчеләрнең күпчелеге өлкән буын вәкилләре булуга карамастан, Крәш. Шуран авыл җирлеге район күләмендә узучы спорт, мәдәни чараларда актив катнаша.
Район башлыгы Азат Әхмәтҗанов Крәш. Шуран җирлегендә яшәүчеләрне һәрвакыт шулай бердәм һәм актив булырга чакырды.
– Крәш. Шуран авыл җирлекләре рейтингында уникенче баскычны били. Рейтингка кертелгән эшләрдә авыл халкының актив катнашуы җирлеккә югарырак баскычка күтәрелергә мөмкинлек бирәчәк, – диде ул.
Авыл халкы “Шәнгәрәев” фермер хуҗалыгының юлга тирес чыгаруына борчылуын белдерде. Авылда почта бүлекчәсенең җитәкчесе булмау да халыкта канәгатьсезлек тудыра. Крәш. Шуран авыл җирлеге
район үзәгеннән еракта урнашкан, җирлектә яшәүчеләрнең күпчелеге – өлкәннәр. Алар төрле түләүләрне почта аша башкарган. Буш ихаталардагы корыган үләннәр янгын куркынычы тудыруын билгеләп үтте авыл халкы. Гравий өслекле юлларга өстәмә гравий салуны да сорады җыенда катнашучылар. Җирлек башлыгы да, район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов та халыкның фикерен игътибарга алып, мөрәҗәгатьләрнең үтәләчәгенә ышаныч белдерде.
Вәрәшбаш авыл җирлеге
Җыенда искевәрәшлеләр дә, вәрәшбашлылар да күп иде. Димәк, авыл халкы җирлек тормышында актив катнаша, битараф түгел, дигән фикер калды.
Вәрәшбаш авыл җирлеге җыенында һәрвакыт нинди дә булса яңалык була. Быел, башка җирлекләрдән аермалы буларак, районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин һәм Минзәлә урманчылыгы мастеры Илнур Латыйпов чыгыш ясады. Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Галиеваның чыгышы рәхмәт сүзләренә бай булды. Ул ел дәвамында башкарылган эшләргә тукталып, актив авылдашларына, ярдәмчел иганәчеләргә рәхмәтен җиткерде.
– Ике авылга өч шәхси эшмәкәр бар. Җирлектә эшләүче “Чайка” фермер хуҗалыгы, “Заря” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы, “Исламов” фермер хуҗалыгы җитәкчеләренең ярдәменә таянабыз. “Август-Мөслим” агрофирмасы белән дә тыгыз элемтәдә, ярдәмләшеп эшлибез. Шәхси хуҗалыкларында күпләп терлекләр асраучы Тимур Галимов, Әзһәр Җәләлов, Ирхәт Галиев, Илнур Латыйпов, Руслан Нуриевны һәрвакыт үрнәк итеп телгә алабыз. 2024 елда Вәрәшбаш мәчетенә газ кертү эшләрен башлап җибәрдек. Эш төгәлләнү алдында. Зур финанс чыгымнары таләп иткән әлеге эшкә ярдәм итүче игелекле авылдашларыбыз да байтак булды. Әлмәт шәһәрендә яшәүче Айдар Кирамов, фермер Дамир Шәнгәрәев, исемен әйтергә теләмәгән берничә авылдашыбыз зур күләмдә финанс ярдәме күрсәтте. РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев 160 мең сум акча бирде. Аларга ихлас күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде Зөлфия Галиева.
Азат Әхмәтҗанов Вәрәшбаш авыл җирлегенең һәр эштә актив катнашуын билгеләп үтте. Биредә республика һәм федераль дәрәҗәдәге чаралар үткәргәндә дә авыл халкының ярдәме зур булуын ассызыклады.
– Вәрәшбаш авыл җирлеге узган ел нәтиҗәләре буенча унынчы баскычны били. Сезнең кебек актив җирлекнең тагын да югарырак биеклекләргә менү мөмкинлекләре бар. Һәрвакыт шулай бердәм булып, ярдәмләшеп яшик! – диде ул.
Халык җыенда берничә мәсьәлә күтәрде. Мәгариф ветераны Зөфәр Әхмәтов район хастаханәсендә уролог булмавына борчылуын белдерде, авылларга шәхси транспортында йөреп эшләүче фельдшерларга юл чыгымнарын капларга тәкъдим итте. Хезмәт ветераны Нәхия Шәйхетдинова авылдагы почта бүлекчәсенең телефонын өзүләренә борчылуын җиткерде:
– Почта бүлекчәсе ябылса, без, өлкәннәр, ике кулсыз калабыз. Бөтен түләүләрне почта бүлекчәсендә башкарабыз. Авыл халкының күпчелеген өлкәннәр тәшкил итә. Җитәкчелек бу мәсьәләгә нишләп борчылмый?
Буш ихаталардагы үләнне чабарга кирәк дигән тәкъдим дә булды.
Җыеннарда күтәрелгән һәр мәсьәләне районнан килгән вәкилләр теркәп бара. Киләсе җыеннарга кадәр җирлек башлыклары әлеге мәсьәләләрне хәл итәр дип ышанабыз.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 24 гыйнвар саныннан укыгыз.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев