Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җирле үзидарә

Җыеннарда актуаль мәсьәләләр күтәрелде

ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе, район кураторы Альберт Борһанов республика күләмендәге актуаль мәсьәләләргә тукталды.

Рус Шуган авылында үзара салым акчасына юллар грейдерланган. Тракторчыга хезмәт хакы да шуннан түләнә, ягулык-майлау материаллары алу, урам утларын карап тоту өчен дә үзара салым акчасы тотыла.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Рус Шуган зиратында стела куйганнар. Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә эшләнгән стела 100 мең сумга төшкән.

– Җирлекне карап тоту өчен үзара салым акчасы гына җитми. Зур эшләр башкарганда, грантлар һәм республика программалары ярдәмгә килә. Шундый программаларның берсе ярдәмендә Рус Шуган авылындагы ике урамга вак таш түшәп, ремонт ясалачак. Халык бик актив. Җыелышлар зал тулы халык белән үтә. Авылдашларымның битараф булмавы сөендерә, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2025 ел 15 август санында укыгыз

Фото: район хакимияте матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев