Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җирле үзидарә

Халыкны борчыган мәсьәләләр вакытында хәл ителә

Михайловка авыл җирлегендә узган җыенда район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, Мөслим районы кураторы – ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов, авыл җирлеге депутатлары катнашты.

Авыл җирлекләрендә узучы җыеннар – халык җыелып, мәсьәләләрне бергәләп хәл итү, борчыган мәсьәләләрне җитәкчелеккә җиткерү урыны. Дистә еллар элек җирлекләрдә җыеннар бик шау-шулы уза, авыл халкы җитәкчелектән дә, башкарылган эшләрдән дә канәгать булмавын белдерә, сораулар күп була иде. Соңгы елларда җыеннар тыныч үтә. Кайбер авыл җирлекләрендә халык та җыеннарга аз килә. Димәк, халыкны борчыган мәсьәләләр вакытында хәл ителә.

Михайловка авыл җирлегендә узган җыенда район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, Мөслим районы кураторы – ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов, авыл җирлеге депутатлары катнашты. 

– 2025 ел, Мөслим районы өчен генә түгел, ә республикабыз өчен дә матур эшләре белән тарих битләренә язылып калды. Катлаулы шартларга карамастан, республикабызның икътисады тагын да ныгыды һәм тулаем продукт үсеше 2,4 процент тәшкил итте. Сәнәгать елдан-ел үсә, узган ел җитештерү күләме 9 процентка артты. Авыл хуҗалыгы – горурлыгыбыз. Республикабыз – сөт җитештерү буенча Россиядә беренче урында. Узган ел 4,6 миллион тонна икмәк җыеп алдык. Шулай да Татарстаныбыз өчен иң зур горурлык – аның кешеләре, – диде Альберт Борһанов. 

Михайловка авыл җирлеге башлыгы Нәҗимә Ращупкина 2025 елда башкарылган эшләр турында сөйләде, быелга бурычларны җиткерде. Шунысы игътибарга лаек, кече авыл җирлекләренең берсе булуына карамастан, Михайловкада барлык төр салымнар буенча планнарны арттырып үтәгәннәр. Бу мәсьәләләрне вакытында һәм уңай хәл итәргә мөмкинлек бирә.

– Узган ел һәр очрашуда диярлек күтәрелгән мәсьәлә хәл ителде: авылга керү өлешендә 1,3 километр озынлыгында асфальт юлны төзекләндерү эшен башкарып чыктык. Бу эш район башлыгы Альберт Хуҗин ярдәме белән хөкүмәт программасы кысаларында башкарылды. Авылдашларыбыз исеменнән аңа ихластан рәхмәтебезне җиткерәбез. Республика гранты ярдәме белән җирлеккә трактор алу бәхете елмайды. Үзара салым, хөкүмәт ярдәме белән арттырылып, юлларны карау, су белән тәэмин итү һәм урамнарны яктырту мәсьәләләрен вакытында хәл итәргә ярдәм итте, – диде Нәҗимә Ращупкина. 

Җыенда сораулар яңгырамады, димәк, авыл халкын борчыган барлык мәсьәләләр дә хәл ителгән, дияргә урын бар. 

Җыенда район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗановның, Михайловка урта мәктәбе директоры Гүзәл Игнатьеваның да чыгышлары тыңланды. Полициянең участок инспекторы Данил Миргалимов Михайловка авыл җирлегендә 4 җинаять кылынуын, 1 ир-атның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясендә исәптә торуын билгеләп үтте. 

Фото: Фәридә Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев