Халык җыеннар башланды
Тәүге җыеннар Михайловка һәм Тойгелде авыл җирлекләрендә узды.
Авыл җирлекләрендә чираттагы халык җыеннары башланды. Җирлек башлыклары узган 2024 елдагы эшчәнлекләре буенча хисап тоталар. Беренче җыеннар Михайловка һәм Тойгелде авыл җирекләрендә узды. Җыеннарда район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, бүлек мөдирләре, җирлек депутатлары һәм авыл халкы катнашты. Җирлек башлыклары һәм урыннардагы халыкка хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Азат Әхмәтҗанов узган 2024 елда район буенча ирешелгән уңышлар һәм алда торган бурычлар турында таныштырды. Шулай ук авыл халкының сораулары һәм тәкъдимнәре тыңланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев