Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җирле үзидарә

Халык яшәештән канәгать

26 гыйнварда халык җыеннары Крәш. Шуран һәм Вәрәшбаш авыл җирлекләрендә үтте

Биш авылны үз эченә алган Крәш. Шуран авыл җирлегендә 243 хуҗалык исәптә тора. Һәр авылда да урам утлары яна, юлларга ремонт үткәрелә. Халыкны су белән тәэмин итү буенча да соңгы елларда күп эш башкарылган: иске су торбалары пластикка алыштырылган, янгын гидрантлары көйләнгән, будкалар яңартылып, автоматика куелган. Җирлектәге барлык өйләргә дә су кергән. Елга бер мәртәбә суга анализ үткәрелә, чишмәләр чистартыла. Җирлектә мөгезле эре терлек тотучылар да шактый.

– Халыкта активлык уятуның мөһим факторы – үзара салым программасы. Ул авыл халкын күптән борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирде. Быел да халыктан җыелган акчага авыл юлларын һәм чишмәләрне төзекләндерергә, су башнясына ремонт ясарга һәм гидрант урнаштырырга планлаштырабыз. Дәүләт ярдәме белән 840 901 сум акча булыр, дип көтәбез, – ди Крәш. Шуран авыл җирлеге башлыгы Радик Сафиуллин.

Җыенда Ташъелга авылыннан Минзәләгә илтүче юлны ремонтларга дигән фикер яңгырады. 2027 елда Мөслим – Крәш. Шуран юлына да асфальт салыныр дип көтә халык.

– Авылларда клублар һәм китапханәләр эшләп килә. Крәш. Шуран мәдәният йортында һәм китапханәсендә генә җитәкче юк. Былтыр район үзешчәннәренең смотр-концертында Шуранның “Яшь йөрәкләр” һәм “Дуслык” бию ансамбльләре уңышлы чыгыш ясап, дипломнар алып кайтты. Район башлыгы ярдәме белән Ташъелга клубының фойе өлешендә түбә алыштырылды, быел идәнне дә алыштырырбыз, дип өметләнәбез. Хөкүмәт программасы кысаларында авыл җирлеге советы бинасы төзекләндерелде: идән, түшәм, тәрәзәләр, ишекләр, электр җиһазлары алыштырылды, өстәмә җылыту системасы куелды һәм бүлмә бүленде, – диде Крәш. Шуран авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гөлнур Софина.

Тат. Шуран мәктәбе киләсе уку елында ябылырга мөмкин. Укучылар саны кимү, балаларның район үзәгенә йөреп укуы мәктәп ишегенә йозак салырга мәҗбүр итә.

Фельдшер-акушерлык пунктлары җирлектә өчәү, тик Крәш. Шуран белән Каенсаз ФАПлары гына медперсонал белән тәэмин ителгән. Анда эшләүчеләр дә лаеклы ялда булган килеш хезмәт куя. Ташъелгада яшәүчеләр фельдшер булмаудан интегә. Ашыгыч ярдәм тиз арада килеп җитсә дә, төрле хәлләр булырга мөмкин. Халык кечкенә авылларга килеп дарулар сатуны оештыруны сорады.

Вәрәшбаш авыл җирлегендә 245 шәхси хуҗалык исәпләнә.

– Халык йортларын ныгытуга зур игътибар бирә, яңа йортлар төзелә. Соңгы елларда авыл юллары торышы яхшы. 2025 елда асфальт-бетон җәелгән урам-юл челтәрен ремонтлау өчен өстәмә финанслау программасы нигезендә, Иске Вәрәш авылының Үзәк урамында асфальт яңартылды. Зөлфия җитәкчелек иткән чорда суга интеккәнебез юк, ике авылда өч су башнясы эшли, – ди Рамил Имамиев.

– Җирлектә маллар саны кимүгә таба барса да, шәхси ихаталарында күпләп терлек асраучылар әле шактый. Вәрәшбаштан Галимовлар шәхси хужалыкта савып алынган сөт һәм ит продукциясе белән район, авыл халкын тәэмин итә. 15 савым сыеры бар, күпләп үгезләр асрыйлар. Әзһәр Җәләлов, Ирхәт Галиев, Илнур Латыйпов гаиләләре дә күпләргә үрнәк булып тора. Фәргать Хәбибуллин шәхси ихатасында чебиләр үстерү өчен торак төзеде. Ул бройлер чебиләр чыгарып, аларны үстереп, район халкын кош ите белән тәэмин итә. Былтыр Руслан Нуриев гаиләсе 8 савым сыерына исәпләнгән мини-ферма төзү өчен грант отты. Бүгенге көндә алар 8 сыер, күпләп симертү үгезләре асрыйлар, – ди Зөлфия Галиева, җирлек тормышы өчен горурлануын яшермичә.

Ике авылда да урамнар кисешендәге юлларны күтәртеп, канау казып, торба салганнар. Иске Вәрәш авылында “Сугышчан батырлык” обелискын ремонтлап, аның территориясенә брусчатка түшәгәннәр. Вәрәшбаш авылында халык соравы буенча Сабантуй урынын күчергәннәр, анда яңа утыргычлар ясаганнар. Бу эш Иске Вәрәшнең Сабантуй мәйданында да башкарылган. Халык көче белән быел Вәрәшбаш елгасы аша салынган күперне ремонтларга планлаштыралар.

Лилия Шәймиева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев