Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Халык битараф түгел

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтте

Җирлек башлыклары 2024 елның беренче яртыеллыгы буенча хисап тотты. Җыеннарда район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты һәм райондашларыбызны борчыган мәсьәләләргә тукталды.

Мәлләтамак авыл җирлегендә халык, нигездә, тормыштан канәгать. Мәлләтамакның Сабантуй паркында эш тынып тормый. Дәүләт программасы ярдәмендә брусчатка җәелеп, тротуар ясалган, алты лампа куелган. Мәллә елгасы аша салынган күпер ремонтланган, “Туган як” агрофирмасы ярдәмендә өсте ябулы утыргычлар урнаштырылган. 2025 елда паркка сәхнә ясау күздә тотыла.

Авылның рәхәт тормышы өчен урам утлары, су, юлларның төзек булуы бик мөһим. Техника хәрәкәте көчле булгач, юлларны да даими карап торырга кирәк.

– Юллар торышы авылдашыбыз Рафаэль Юнысовны да бик борчый. Ул асфальт юл салуны сорап Тататарстан Республикасы Рәисенә мөрәҗәгать итте. Үз финанс средстволарын да кушып, асфальт юл салдырды. Кооператив һәм Тукай урамнарына асфальт түшәлде. Балалар бакчасы, мәдәният йорты, мәчет каршындагы парковкалар асфальтланды. Юл төзекләндерү эшләре дәвам итә, су агу өчен салынган торба башлары ясала, юл кырыйларына вак таш җәелә. Юл билгеләре дә урнаштырылачак. Колхоз урамының мәктәп башындагы юлга да 200 метр арада ремонт үткәреләчәк, – диде җирлек башлыгы Рүзилә Нәсыйфуллина.

Нарат Асты авылында яшәүчеләр су мәсьәләсен күтәрде. Авылның яртысы су белән тәэмин ителгән. Су кертү алга таба да дәвам итәчәк, диде җирлек башлыгы. Нарат Астында яшәүчеләрне юл мәсьәләсе дә борчый. Авылга Иске Вәрәш авылы яклап – 4,5 километр, Мәлләтамактан 3,5 километр арада юл салырга яки төзекләндерергә кирәк. Ык аша салынган Мөслим күперендә ремонт эшләре башланган очракта, Нарат Астында яшәүчеләр өчен юл мәсьәләсе тиз хәл ителер кебек.

Лилия Шәймиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев