Халык бердәмлегеннән тора
Авылларда колхоз-совхозлар бетте, алар урынына фермер хуҗалыклары төзелде. Авыл халкының зар-моңын тыңлый һәм проблемаларын хәл итә торган урын ул – авыл җирлеге советы
Җирлек башлыгына рәис тә, психолог та, киңәшче, тәрбияче, хәтта көтүче, янгын сүндерүче дә булырга туры килә. Халык белән бердәм булып, аңлашып эшләү, финанс мөмкинлекләрен табу авыл җирлеген төзекләндерергә һәм үз йөзен булдырырга ярдәм итә.
Соңгы елларда Вәрәшбаш авыл җирлеге, нәтиҗәле эшләп, үз йөзен булдырды. Вәрәшбаш һәм Иске Вәрәш авыллары халкын бер йодрыкка туплаган җирлек белән биш елдан артык Зөлфия Галиева җитәкчелек итә. Тик торуны белми, халык белән аралаша, үз сүзен җиткерә белүче җитәкче ул.
– Вәрәшбаш халык саны һәм территориясе буенча эре авыл җирлекләре сафына керми. Авыл халкының күбесен урта һәм өлкән буын вәкилләре тәшкил итә. Иске Вәрәш һәм Вәрәшбаш авылларында 500дән артык кеше яши. Шөкер, халык бердәм һәм тату, – ди Зөлфия Галиева. – Һәр ихатаның үз мәшәкате, үз борчуы булган кебек, авыл җирлекләренең дә хәл итәсе мәсьәләләре, эшләре бар. Авыл юлларын карау, урамнарны яктырту, зиратларны карау, территорияне, чишмәләрне һәм паркларны чистарту буенча өмәләрне без һәрвакыт авылдашлар белән бергә башкарабыз. Мондый күләмле эшләрне санаулы бюджет хезмәткәрләре белән генә башкарып булмый. Дәүләт программалары күләмле чыгымнар таләп киткән эшләрне башкарырга мөмкинлек бирә. Авылдашлар үзара салым җыюда актив катнаша, планны ел саен 100 процент үтибез. Җирлектән 400 мең сумнан артык үзара салым җыела, республика ярдәме дә өстәлгәч, байтак эшләр башкара алабыз. Халык бу акчаның җирлек мәсьәләләрен хәл итү өчен тотылуын яхшы аңлый. Узган ел республика программасы ярдәмендә Иске Вәрәш авылында 1 километр озынлыкта юлны төзекләндердек, өр-яңа асфальт өслек түшәлде. Грант ярдәмендә МТЗ-21 тракторы алдык.
Иске Вәрәштә һәм Вәрәшбашта мәчетләр дә нәтиҗәле эшләп килә. Авыл җирлегенең мәчетләрне карау өчен финанс мөмкинлеге юк. Халык, акча җыеп, ике авылда да мәчетләрне төзекләндергән, җылыту һәм яктырту буенча эшләр башкарган.
– Дини бәйрәмнәрдә, авылдашларны соңгы юлга озатканда да авыл халкы һәрвакыт актив катнаша. Корбан гаетендә Иске Вәрәш авылында аш үткәрергә җыенабыз. Вәрәшбаш мәчетенә авыл халкы һәм Гөлдания белән Ирсал Кирамовларның уллары ярдәмендә газ керттек. Электрлаштыру эше дә төгәлләнеп килә. Шушы көннәрдә Вәрәшбаш зиратына илтүче күперне ремонтладык. Узган көздә күперне яңгырлар җимергән иде. Бу эштә дә авылдашлар ярдәм итте. Авылларда узучы бәйрәмнәрдә, өмәләләрдә авыл халкы гына түгел, авылдан читтә яшәүчеләр дә бик теләп катнаша. Шундый авылдашларыбыз булганга шатланып эшлибез.
Җирлек тормышын беләсең килсә, авыл халкы белән очрашырга кирәк. Вәрәшбаш авыл җирлегендә кем белән сөйләшсәк тә, һәркем: “Җирлегебез яши, башлыгыбыз яхшы!” – дип, хуплау сүзләрен җиткерде.
– Бүген авылда яшим, эшлим дигән кешегә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Иренмәскә генә кирәк. Җирлек башлыгы Зөлфия Галиева кайчан нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә ярдәмгә килә, киңәшләрен бирә, фикерен җиткерә. Көн дәвамында авылны ничә урыйдыр ул! Шуңа юлыбыз да, утыбыз, суыбыз да бар! Җирлегебез яшәсен һәм халык шулай бердәм булып гомер итсен! – диләр Иске Вәрәш авылында гаилә фермасы төзегән Гөлшат һәм Руслан Нуриевлар.
Вәрәшбаш авылында гомер итүче Әнүзә Әхмәтова да фикерләрен җиткерде:
– Авыл җирлеге советы нәтиҗәле эшли. Быел кыш карлы булды, шулай да юллар бер генә минутка да ябылмады. Җәй көне дә юлларны карап, тигезләп торалар. Авылларның әйләнә-тирәсе дә чиста, төзек. Бик матур итеп сабантуй мәйданы ясалды. Зөлфиябез эшләп торсын! Илләр тыныч булсын! Күршеләребез белән шулай шатланып яшәргә насыйп булсын! – диде ул.
– Бүген кеше белән эшләү, халыкны туплау җиңел түгел. Авыл җирлеге башлыгы булып эшләү өчен зур сабырлык, түземлек, осталык – барысы да кирәк. Җирлек башлыгы Зөлфия Галиевага сәламәтлек һәм түземлек телибез. Авыл җирлеге советында ике дистә елдан артык хезмәт куючы Альфира Җиһангирова нинди генә мөрәҗәгать белән барсак та ярдәм итә. Шундый кызларыбыз булганда, җирлегебез төзек булыр, – ди Вәрәшбаш авылыннан Гөлдания Кирамова.
Авыл халкын алдап та, нәтиҗәле хезмәт күренмәсә, ышандырып та, үз артыңнан ияртеп тә булмый. Җирлек башлыгы Зөлфия Галиева үзе дә авылның һәр кешесенә хөрмәт белән карый, горурланып сөйли:
– Нинди генә эшкә алынсак та, бердәм, бер команда булып, бергәләп башкарабыз. Авыл клублары, китапханәләр, фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләре, башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары – төп ярдәмчеләрем. Төрле юллар белән ярдәм итүче авыл егетләренә, Вәрәшбаш һәм Иске Вәрәш авыллары халкына, бердәм командабызга рәхмәтем чиксез! Район җитәкчелеге дә хезмәтебезне күреп, ярдәм итеп тора. Быелга планлаштырылган эшләребез, уй-хыялларыбыз бар, максатларыбызга ирешергә насыйп булсын!
Фәридә Гайнетдинова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев