Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Үзара салым җыябызмы?

Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә үзара салым җыю мәсьәләсен хәл итү буенча җыеннар уза.

Җирлекләрдә үзара салым акчаларының күп өлеше юллар төзекләндерү, су линияләрен һәм су белән тәэмин итүче объектларны яңарту, урамнарны яктырту, картайган олы агачларны кисү, авыл халкының ихтыяҗларын хәл итүче башка сорауларны чишәргә мөмкинлек бирә.

– Халык җыеннары 65 авылда уза, – ди район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов. – Җыеннарга авыл халкы бик актив булып, теләп йөри. Алар бу җыеннарда үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерәләр, башкарылачак эшләргә өстәмәләр кертәләр. Әмәкәй, Әлмәт, Бүләк, Үрәзмәт-Чишмә авылларында, башка җирлекләрдән аермалы буларак, үзара салым күләмен ике-өч мең сум итеп билгеләделәр. Узган елда да бу авылларда үзара салым акчаларын күбрәк күләмдә җыйганнар иде, – диде.

Крәш. Шуран, Әмәкәй, Түбән Табын авыл җирлекләрендә яшәүчеләр узып баручы елда үзара салым күләмен 1500-3000 сум күләмендә  җыярга тәкъдим иткән иде. Чөнки бу җирлекләрнең кайбер авылларында озак еллар зур проблемага әверелгән су мәсьәләсен хәл иттеләр: су линиясе ясалды, башня һәм су кудыру скважиналары урнаштырылды. 

Фәридә Гайнетдинова

Фотода Метрәй авылында су башнясының насос урнаштырылган йорты алыштырылды

 Фото – Метрәй авыл җирлеге архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 24 ноябрь санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев