Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Үрәзмәт авыл җирлеге җыены

Хөкүмәт программаларының авыл җирлекләренә ярдәме зур

Үрәзмәт авыл җирлеге авыл җирлекләре рейтингында алтынчы урынны били. 

– Дистә елдан артык эшләүче үзара салым программасы авыллардагы күп мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирде, – ди җирлек башлыгы Альфир Закирҗанов. – Үзара салым җыюда Бүләк авылы халкы аеруча активлык күрсәтә. Ике ел рәттән бүләклеләр үзара салымны 3 мең сумнан җыялар. Бүләктә туып үсеп, бүген авылдан читтә яшәүчеләр дә бу эштән читтә калмый. Җыелган акча юлларны төзекләндерү, су белән тәэмин итү җиһазларын яңарту өчен кулланыла.

Үрәзмәт авылы клубы директоры Лилия Әхмәдуллина мәдәни чараларда катнашучы авылдашларына рәхмәтен җиткерде. Клуб каршында эшләүче кызлар бию ансамблен, театр коллективын район үзәгендә дә яхшы беләләр. Узган ел бәйгедә җиңеп алган сертификат ярдәмендә яңа костюмнар тектергәннәр.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 9 февраль санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев