Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Җирле үзидарә

Түбән Табын авыл җирлеге

Түбән Табын авыл җирлегенә 6 авыл керә: шуларда 738 кеше пропискада – рәсми исәптә тора. Авылларда соңгы елларда кеше саны кимүе күзәтелә

Ноябрь аенда җирлектә эшләп килгән почта бүлекчәсе ябылган. Айлык түләүләр, хат, посылка җибәрү өчен районга ук барырга кирәк булуы проблема буларак күтәрелде. Төп почта бүлекчәсенең алты авыллы җирлектә ябылуы бер дә матур күренеш булмаган.

Җыенда сораулар да булды. Түбән Табын авылына клуб кирәк булуын, моның өчен кулланмый торган бинаны ремонтлап булу мөмкинлеге белән кызыксындылар. “Авыл җирендә калган яшьләргә өй салу өчен хөкүмәт ярдәме” программасыннан файдаланып, өй салып керүче гаилә дә булган. Бу гаиләдә хәзер биш бала үсә, гаилә башлыгы “Туган як” агрофирмасында механизатор булып эшли.

Мөслим-Яр Чаллы юлының Югары Табынга чыга торган юл өлешенә ясалма калкулык яисә светофор кую кирәклеге дә әйтелде. Бу урында даими рәвештә фаҗигаләр, аварияләр булуын исәпкә алсаң, халыкның зары урынлы, тик җыенда әлеге мәсьәлә хәл ителер дигән җавап яңгырамады. Җыенда тәбрикләүләр дә булды. Тыл ветераннары Мөнҗия Нуретдинова, Вәсилә Вәҗиевага “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” юбилей медальләре тапшырылды.

Мәлләтамак авыл җирлеге

Җирлектә 292 хуҗалык исәпләнә. Аларда барлыгы 575 кеше яши. Авылда 3 фермер хуҗалыгы бар. “Гиздатов” крестьян-фермер хуҗалыгы җир эшкәртү, Нарат Асты авылындагы фермаларда Илһам Шакиров, Айрат Бакыев кошчылык белән шөгыльләнә.

Авылның рәхәт тормышы өчен ут, су булуы, юлларның төзеклеге бик мөһим. Бу юнәлештә җирлектә барысы да тәртиптә.

Үзара салым средстволарын кулланып, Нарат Асты авылының су линиясе торбаларын яңага алыштыру эшләре башланган. Нарат Асты авылы урманга сыенып утырган авыл буларак, янгын куркынычсызлыгын булдыру максатыннан, үзәкләштерелгән су линиясе булу, гидрантлар урнаштырылу мөһимлеге дә билгеләп үтелде. Җыенда тыл ветераннары Рәкыйбә Хафизова, Бибинур Гыйльфанова, Гыйльменур Шәмсемөхәммәтова, Габтеләхәт Абдуллинга “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” юбилей медальләре тапшырылды.

– 2015 елда авылыбызда ачылган мәдәният йорты махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыю үзәге дә булып тора. Ел дәвамында биредә бик күп кирәкле әйбер җыелып, тиешенчә төрелеп озатылды. Гомумән, җирлек халкы һәр эштә бердәм һәм үзара ярдәмчел. Нарат Асты авылының мәдәният учагын Мөнир Ситдыйков җитәкли. Үз инициативасы белән актив эш алып бара: барлык мәдәният чараларын оештыра, җәмәгать эшләрен башлап йөри, һәйкәл булдыруның да башында ул тора. Нарат Асты кызлары Фидания Мортазина белән Гөлфия Мөхәммәтгәрәева “Урман илем – Нарат Астым” исемле китап чыгардылар һәм сабан туенда аны халыкка тәкъдим иттеләр. Шөкер, эшләгән эшләребез дәвамлы һәм куанычлы, – диде Мәлләтамак авыл җирлеге башлыгы Рүзилә Нәсыйфуллина.

Җирлекләрдә тормыш шулай үз җаена шулай дәвам итә. Дәүләт ярдәмен тоеп, җирлектә яшәүчеләр өчен мөһим булган мәсьәләләр дә үз вакытында чишелеп барса, куелган максатлар да чынга ашар.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 14 февраль саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев