Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җирле үзидарә

Тойгелде авыл җирлеге 2026 елны яңа җитәкче белән каршы алды

Узган елның ноябрендә биредә җирлек башлыгы итеп Дамира Гыйләҗева билгеләнде. Җирлек белән ике ай гына җитәкчелек итсә дә, кыска гына вакыт эчендә ул байтак мәсьәләләрне хәл итәргә өлгергән. Җыенда үз фикерен җиткергән Радик Габделхаков һәм Тойгелде авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Ринат Баев та шушы фикерне җиткерделәр.

Узган елның ноябрендә биредә җирлек башлыгы итеп Дамира Гыйләҗева билгеләнде. Җирлек белән ике ай гына җитәкчелек итсә дә, кыска гына вакыт эчендә ул байтак мәсьәләләрне хәл итәргә өлгергән. Җыенда үз фикерен җиткергән Радик Габделхаков һәм Тойгелде авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Ринат Баев та шушы фикерне җиткерделәр.

– Үзе дә тик тормый, безне дә тик тотмый Дамира, үзе артыннан ияртеп эшләтә. Ир-егетләр дә, хатын-кызлар да активлашты. Сиңа шушы авыр вазыйфаңда сабырлык, түземлек һәм уңышлар телибез, – диде алар.

Авылның өлкәннәре халыкны үзара салымны тулысынча җыеп бетерергә, бу өлкәдә актив эшләргә чакырды, чөнки җирлектә үзара салым узган ел нибары 64 процент кына җыелган. 

– 2025 елда халыктан җыелган 384 мең сум үзара салымны хөкүмәтебез 1 миллион 191 мең 150 сум итеп арттырып кайтарды. Нәтиҗәдә халыкны борчыган мәсьәләләрнең берникадәр өлешен хәл итә алдык. Асфальт юл салуны сорап, Татарстан Республикасы Рәисенә мөрәҗәгать иттек, хөкүмәт программасына кертүне сорап хат яздык, – диде Дамира Гыйләҗева. – Ташлыяр авылының Уңыш урамына, Тойгелде авылының Яр буе урамына гравий түшәлде, эшне “Мост” оешмасы башкарды. Атлас авылында халык көче белән су башнясына будка төзелде. Будка төзү өчен Рафак Вилданов 10 капчык цемент, ишек бирде, Раил Гайсин блоклар белән ярдәм күрсәтте. Җитмәгән материалны (такта, җылыткычлар, калай) авыл халкы алып кайтты. Бу эшне Рөстәм һәм Ризит Гыйләҗевлар, Дамир Галиев башкарды. Кое казылып, будкага СУПН (насос белән идарә итү системасы) урнаштырылды. Бу эшне үзмәшгуль Илнур Галиев башкарды. Бүген авыл халкын су белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк. Тойгелде авылы башнясында насос янып чыккач, авылыбыз ир-атлары аны үз көчләре белән алыштырды. Авылдашлар мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнаша, мин аларга бик рәхмәтле! – ди җирлек башлыгы. 

Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов районның ирешкән уңышлары, башкарылган эшләр белән таныштырды, бурычларга тукталды. Ташлыяр мәдәният йорты директоры Фирая Галиева мәдәният өлкәсендәге уңышлары хакында сөйләде. Авыл халкының махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә актив катнашуын билгеләп үтте.

Фото: Фәридә Гайнетдинова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев