Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Җирле үзидарә

Симәк һәм Олы Чакмак авыл җирлеге җыеннары узды

Җыеннарда район башлыгы Альберт Хуҗин һәм җаваплы бүлек җитәкчеләре катнашты

Симәк авыл җирлегендә җыенда катнашучылар сораулар белән чыгыш ясасалар, Олы Чакмак авыл җирлегендә бер генә сорау-тәкъдим дә кермәде.

Симәк авыл җирлеге

Симәк авыл җирлегенә кергән биш авылда 284 хуҗалык исәпләнеп, аларның 221ендә генә тормыш алып баралар. Җирлектә барлыгы 381 кеше гомер итә. Халыктан җыелучы үзара салым акчалары авылларның йөзен үзгәртергә, төзекләндерү эшләрен башкарырга зур ярдәм итә. Симәк авыл җирлеге башлыгы Рифас Садретдинов үз чыгышында нәкъ менә әлеге юнәлештә күп эшләр башкарылуын билгеләп үтте:

– Үзара салым акчалары җирлекне су белән тәэмин итү, юлларның торышын яхшырту, урамнарны яктырту һәм җирлек территориясен төзекләндерү өчен кулланылды. Елгабаш авылына су авылдан 1100 метр читттә урнашкан башнядан килә иде. Авылга якын урнашкан башняга линия сузып, сыйфаты ягыннан да яхшырак булган су бирә алдык. Дүрт авылда сигез су чыганагы бар. Алар бүгенге көндә төзек, авыл халкын су белән өзлексез тәэмин итә. Бүгенге көндә авыл эчендәге юллар 8 километр тәшкил итә, шулардан асфальт өслекле юллар – 5245 метр. Ел дәвамында юлларны карап тору, аларны саклау юнәлешендә дә нәтиҗәле эш алып барылды, –диде җирлек башлыгы.

Симәк авылы мәдәният йорты директоры Динар Госманов район башлыгына һәм республика җитәкчелегенә авыл мәдәният йортын капиталь төзекләндерүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен тирән рәхмәтен җиткерде.

“Сөймәк” мәчете имамы Мансур хәзрәт авылдашларын мәчеттә үткәрелүче дәресләргә килергә чакырды. Шулай ук җомга намазларына да авылдашларыннан актив йөрүләрен сорады.

Шушы көннәрдә Симәк авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе вазыйфасына яңа кеше билгеләнгән. Әлеге вазыйфаны башкарырга алынган Ришат Гайсин өлкәннәр белән җирлек тормышында актив катнашырга вәгъдә итте.

Җыенда янгын куркынычсызлыгы, урманнарның торышы һәм алардан файдалану, мәдәният, мәгариф һәм иминлек кебек мәсьәләләргә дә игътибар бирелде.

Район башлыгы Альберт Хуҗин үз чыгышында республика һәм район күләмендә үткәрелгән мөһим чаралар, башкарылган эшләр хакында сөйләде. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә ярдәм күрсәтүдә бар район халкының актив катнашуын, ярдәм күрсәтүдә беркемнең дә читтә калмавын искә алды.

– Бүген Симәк авыл җирлеге җирлекләр арасында үткәрелүче рейтинг нәтиҗәләре буенча 4 урынны били. Бу начар күрсәткеч түгел. Димәк, беренче юлга менү өчен әле мөмкинлекләр тагын да бар. Былтыргы күрсәткечләр буенча алты юлга күтәрелгәнсез. Алга баруы һәрвакыт күңелле. Шуңа күрә быел да матур эшләрегез, ирешкән уңышларыгыз тагын да күп булып, ел нәтиҗәләрен матур күрсәткечләр белән тәмамларсыз дип ышанып калабыз, – диде ул.

А.Хуҗин җыенда катнашучы тыл ветераны Каниф Сафинга “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” юбилей медален тапшырды.

Симәк авыл җирлегендә узган җыенда сорау-тәкъдимнәр дә булды. Аларның барысы да теркәлеп, алга таба хәл ителү өчен игътибарга алынды.

Олы Чакмак авыл җирлеге

Күп очракта башка авыл җирлекләре Олы Чакмак авыл җирлегенә көнләшү белән карыйлар, чөнки ул нибары бер авылны үз эченә ала. Әмма, ничек кенә булмасын, халык әйтемендәгечә, олы йортка ни кирәк, кечесенә шул кирәк. Олы Чакмак җирлеге дә үз мә=шакатьләре, үз эшләре белән көн итә. Җирлек башлыгы Илнур Габидуллин үз чыгышында ел дәвамында башкарылган эшләр, ирешелгән уңышлары белән таныштырды.

– Җирлектә бер генә авыл булса да, бүген биредә 416 кеше яши. Терлекләр саны да аз дип булмый: 217 баш мөгезле эре терлек исәпләнеп, аларның 111е савым сыерлар тәшкил итә. Узган 2024 ел кышын да, җәен дә юллар эшчәнлеге буенча иң күп эшләгән ел буларак истә калыр, мөгаен. Кышын кар күп булу сәбәпле, авыл юлларын чистарту өчен генә дә 200 мең сумнан артык акча тотылды. Бу эштә тынгысыз хезмәтләрен куйган авылдашларыбыз Ирек Хановка һәм Ленар Хөснетдиновларга тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Шулай ук хөкүмәт программасы ярдәме белән Ф.Садриев урамындагы юлда капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды, моның өчен барлыгы 2 миллион сум финанс ярдәме кулланылды. Дәүләт программасы ярдәмендә Яр буе һәм зират янындагы урамнарда да өлешчә төзекләндерү эшләрен башкара алдык, – диде.

Җирлек башлыгы И. Хановка һәм Л. Хөснетдиновка авыл җирлегенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Җыенда Олы Чакмак мәктәбе директоры Наилә Шәфигуллина мәктәп эшчәнлегетурында чыгыш ясады. Участок полиция инспекторы Данил Гыйләҗетдинов авыл җирлегендәге оператив хәл белән таныштырды.

Район башлыгы Альберт Хуҗин җирлектә алты гаилә төзелүен хуплап узды.

– Бер генә авыл булса да, узган ел җирлектә алты гаилә төзелүе бик матур күренеш һәм бер генә аерылышу очрагы булмавы да безне сөендерә. Барыбызга да мәгълүм булганча, бүген туучылар саны кими бара. Шуңа күрә дә авылларда яшь гаиләләрне саклап калып, сабыйларның күбрәк тууына йөз тотып эшләргә кирәк. Узган еллардан җыелып бетмәгән салымнарны җыю буенча да катгый шөгыльләнергә тәкъдим итәм. Нәтиҗәләр буенча сез бүген сигезенче урында, әле тагын да югарырак менәргә сезнең бөтен мөмкинлекләрегез бар. Җирлек эшчәнлегеннән без канәгать, авыл халкы белән аңлашып һәм килешеп эшлисез. Район күләмендә уздырылучы чараларда бик актив катнашасыз. Агымдагы елда да безне үзегезнең матур уңышларыгыз белән сөендерерсез дип өметләнәбез, – диде.

Җыенда катнашучылардан бер генә сорау да кермәде. Димәк, авыл халкы чыннан да җирлек эшчәнлегеннән канәгать, уңай мохитта яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган, дигән фикер калды.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 14 февраль саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев