Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Җирле үзидарә

Рус Шуган авыл җирлегендә халык җыены узды

Җирлек башлыгы Альбина Басорина җыенда катнашучыларны 2024 елда башкарылган эшләр белән таныштырды.

Алга таба җыелыш Рус Шуган авыл җирлегендә дәвам итте. Җирлек башлыгы Альбина Басорина җыенда катнашучыларны 2024 елда башкарылган эшләр белән таныштырды. Ике ел эчендә мөгезле эре терлек санының кимүен билгеләп үтеп, бу юнәлештә планлы эшләр башкару мөһимлеге дә телгә алынды. Бүгенге көндә Рус Шуган мәктәбендә 20 укучы белем ала. Димәк, авылның киләчәге бар дигән сүз.Авыл халкы җирлектә бердәм булып гомер кичерә. Моны җыенда катнашучылар да ассызыклады. "Җирлек башлыгына рәхмәтлебез. Килеп туган мәсьәләләрне уртага салып хәл итәбез, җирлектә хәл ителмәслек бер проблема да юк", - диде Галина Кривошеева.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев