Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җирле үзидарә

Рейтингта Баек авыл җирлеге дүртенче урынны били

Баек авыл җирлегендә халык җыеннарга актив йөри һәм фикер-тәкъдимнәрен дә җиткерә. Быелгы җыеннар да шундый ук рухта узды.

Баек авыл җирлегендә халык җыеннарга актив йөри һәм фикер-тәкъдимнәрен дә җиткерә. Быелгы җыеннар да шундый ук рухта узды. 

Баек авыл җирлеге башлыгы Илназ Әхмәдуллинның чыгышы кыска булды. Район башлыгы аңа киләчәктә җирлектә башкарылган эшләр хакында тулырак мәгълүмат бирергә киңәш итте. Баек төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Айгөл Мадьярова мәктәп эшчәнлеге, укучыларның һәм укытучыларның уңышлары хакында сөйләде, шул ук вакытта борчуын да җиткерде

– Замана нинди – укучылар шундый. Укучылар цифрлы күнекмәләр һәм үзлектән белем алу, финанс грамоталылыгы белән кызыксына. Әмма балаларның аз хәрәкәтләнүе һәм сөйләм теленең сай булуы борчый. Нинди генә гаджетлар белән идарә итмәсен, бала үз фикерен белдерә алмаса, сәламәт һәм физик яктан нык булмаса, тәрбия дөрес юнәлештә бармый, дияргә нигез бар. Укучыларны спортка тартырга, җәяү йөрергә, кар көрәргә, бакчада эшләргә, чүп утарга өйрәтергә кирәк. Бүген укучылар арасында шушы гади генә эшләрне дә башкара бел-мәүче балалар күп. Әти-әниләр балаларны шуны аңлап тәрбия кылсын иде, – диде ул.

Район башлыгы Альберт Хуҗинның чыгышы да үтемле булды.

– Чыннан да, бүген мәктәпләрдәге вәзгыять, укучыларның үз-үзләрен тотышы хафага сала. Шөкер, районыбызда укучылар арасында тәртип бозулар, сыйныфташларына һәм укытучыларга карата дорфалык күзәтелми. Әмма бүген күрше-тирә шәһәрләрдә булган күңелсез хәлләр хакында еш ишетелә. Бу юнәлештә мәктәп, әти-әниләр һәм балалар бердәм булып эшләсәк кенә тынычлыкка ирешербез. Барлык әти-әниләрне, әби-бабайларны, балаларны хезмәткә тартып, акыл ягыннан да, физик яктан да сәламәт буын тәрбияләү юнәлешендә актив шөгыльләнергә чакырам, – диде Альберт Хуҗин. – Баек һәрвакыт эшмәкәрләре белән дан тотты, бердәмлеге белән көчле җирлек булды. Һәр эшмәкәр үз юнәлешендә нәтиҗәле эшләп килә. Эшмәкәрлек үсеш алган икән, ул авыл җирлегенә дә файда китерә, халыкка ярдәм күрсәтә. Кызганыч, бүген авылларда халык саны да, терлекләр дә кими. Баек авыл җирлегендә халык саны дүрт ел эчендә 31 кешегә кимегән. Терлекләр саны да 2023 елгы күрсәткечләрдән 40ка ким. Баекта гына түгел, кимү ил күләмендә күзәтелә. Шулай да яңа эш урыннары булдыру бирегә яңа кешеләр килүенә ярдәм итәр иде. Үз эшен башларга җыенучыларга, терлекләр үрчетергә теләүчеләргә хөкүмәтебез дә ярдәм күрсәтә. 

Үз эченә төрле күрсәткечләрне алган рейтингта Баек авыл җирлеге дүртенче урынны били. 

Район башлыгы җирлеккә, күрсәткечләрне тагын да яхшыртып, беренче урынга менәргә киңәш итте. 

Участок инспекторы Илдар Маликов җирлектәге һәм райондагы оператив хәл белән таныштырды. Мәктәп, һөнәри уку йортларын тәмамлаучы ир-егетләрне район эчке эшләр бүлегенә эшкә чакырды. 

Җыенда политехник техникумга укучыларны йөртү, төлкеләрне юк итү, Дусай ФАПына су кертү турында сораулар яңгырады. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев