Рейтинг нәтиҗәләре буенча Симәк авыл җирлеге 8 урынга күтәрелгән
Авыл җирлекләрендә халык җыеннары төгәлләнде. Соңгы җыеннар Симәк һәм Метрәй авыл җирлекләрендә узды. Җыеннарда район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов катнашты.
Симәк авыл җирлегендә узган җыеннарда элек гражданнардан сораулар һәм тәкъдимнәр күп була иде. Хәзер сораулар юк диярлек, димәк, авыл халкын борчыган мәсьәләләр вакытында хәл ителә. Авыл җирлекләре арасындагы рейтинг нәтиҗәләре буенча Симәк авыл җирлеге 8 урынга күтәрелгән. Җирлек башлыгы Рифас Садертдинов ел дәвамында башкарылган эшләр буенча хисап тотты.
– Җирлек территориясендәге юллар – 8 километр. Шуның асфальт өлеше – 5245 метр, ә калган өлешенә гравий түшәлгән. Авыллар эчендәге юлларны саклау юнәлешендә даими эшлибез. Узган ел кышын юлларны кардан арындырырга Илшат Вәлиев ярдәм итте. Быел юлларны грант ярдәменә алынган МТЗ тракторы белән ачабыз. Авыл җирлекләренә шундый мөмкинлек тудырганнары өчен район җитәкчелегенә, хөкүмәтебезгә рәхмәт! Тракторга “отвал” алырга киң күңелле якташыбыз Рәшит Хәбиров ярдәм итте. Рәшит Галәү улы җирлегебезне һәрвакыт кайгыртып, ярдәм күрсәтеп тора. Җирлектә барысы 96 урында урам утлары яна. Без аларның санын киметмичә, үз вакытында яну-сүнүләрен тәэмин итәбез, сафтан чыкканнарын алыштырабыз. Өстәмә 15 яктырткыч куюыбыз урамнарны яктыртуда өзеклекләр булмасын өчен эшләнә. Гомумән, үзара салым катлаулы мәсьәләләрне вакытында хәл итәргә мөмкинлек бирә, – диде ул.
Участок инспекторы Илдар Маликов Симәк авыл җирлегендәге һәм райондагы оператив хәл белән таныштырды.
Симәк мәдәният йорты директоры Динар Госмановның, “Сөймәк” мәчете имамы Мансур хәзрәт Харисовның, Минзәлә урманчылыгы мастеры Наил Хамматовның, Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактинның чыгышлары да җыенда катнашучылар өчен файдалы булды.
Район башлыгы Азат Әхмәтҗанов Рифас Садертдиновның җирлек белән дистә елга якын җитәкчелек итүен һәм җирлек эшчәнлегеннән район җитәкчелегенең канәгать булуын билгеләп үтте. Бердәм булып иҗтимагый эшләрдә актив катнашулары өчен Симәк авыл җирлегендә эшләүче мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә һәм авыл халкына рәхмәтен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев