Рәхмәт тә әйтәләр
Октябрь авыл җирлеге белән дистә елдан артык Илгиз Ханнанов җитәкчелек итә. Ул халык белән аңлашып эшли, мәсьәләләрне вакытында хәл итәргә тырыша. Халыкның да җирлек башлыгына ышанычы һәм ихтирамы зур.
Җирлектә үзара салым җыю тулысынча үтәлгән. Димәк, бу юнәлештә дә халык белән нәтиҗәле эш алып барыла дияргә тулы нигез бар.
Җирлек территориясендә эшләүче “Август-Мөслим” агрофирмасы, “Хәмәдишин”, “Хәмидуллин” крестьян-фермер хуҗалыкларының да ярдәме зур. Алар дүрт дистәгә якын кешене эш белән тәэмин иткәннәр, төрле чаралар үткәрүгә, авылларны төзекләндерүгә һәм чистартуга үзләреннән күләмле өлеш кертәләр. Мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф хезмәткәрләренең, өлкәннәрнең һәм яшьләрнең дә җирлек тормышында актив катнашуы аңлашылды Илгиз Ханнанов чыгышыннан.
Нәтиҗәле эшләүче Октябрь фельдшер-акушерлык пунктына бина табу мәсьәләсе күтәрелде җыенда, чөнки киләсе ягулык сезонында янкормага җылылык бирү өчен рөхсәт булмаска мөмкин. Зәйтүнә Нуриева авыл җирлеге советына һәм халыкка хезмәт күрсәтүчеләргә барлык авыл халкы исеменнән рәхмәтен җиткерде.
– Җирлегебез әллә ни зур булмаса да, һәр авылның үз мәшәкате, борчыган мәсьәләләре бар. Шуңа карамастан, авылларда юллар да, утлар да бар. Су өзлексез килә. Шөкер, юллар чистартыла, урамнар якты, ФАПлар эшли, төрле чаралар үткәрелә. Октябрь авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханнановка, аның ярдәмчеләренә, мәдәният, почта, ФАП хезмәткәрләренә рәхмәтебезне җиткерәм. Һәрвакыт шулай игътибарлы, бердәм булып хезмәт итәргә язсын! – диде ул.
Җыенда Октябрь авылы фельдшеры Ләйсирә Зиннәтуллинаның, участок инспекторы Илдар Маликовның да чыгышлары тыңланды. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов җирлектә башкарылган эшләрнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Фото – Октябрь авыл җирлеге архивыннан.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 6 февраль саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев