Рәхәт яшибез!
Бүген авыл халкының күпчелеген өлкән һәм урта буын кешеләре тәшкил итә. Шулай да халык боегып утырмый, һәр эштә актив катнаша. Авылларда тормыш алып бару өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Авыл халкы өчен иң мөһиме – урамнарның якты, юллар торышының яхшы, эчәр суның чиста булуы кирәк.
Яңа Усы авыл җирлегендә узган җыенда катнашучылар җирлектә башкарылган эшләрдән канәгать булуларын билгеләп үтте. Чыгыш ясаучылар авылдашларын киләчәктә дә шулай бердәм булып яшәргә һәм эшләргә чакырды. Җирлек башлыгы Галина Романова узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде, бурычлар белән таныштырды.
– Җирлегебездә эшләүче эшмәкәрләрнең ярдәме зур. 25 ел дәвамында җирлектә “Нуретдинов” КФХ эшчәнлек алып бара. Ул 3258 гектарда пай җирләрендә бөртекле культуралар, көнбагыш, күпьеллык үлән үстерә. Хуҗалыкта 12 кеше хезмәт куя. Шәхси эшмәкәр
Л. Авзалов 5 мең каз үстерде, М. Тимофеев тавыклар үрчетү белән шөгыльләнә. Хөкүмәт тарафыннан бирелүче грант ярдәмендә үз эшләрен башлаган ике эшмәкәребез бар. Р. Нуретдинов симертү үгезләрен үстерә, Т. Шәймәрданов, буаны арендага алып, анда балык үрчетү белән шөгыльләнә. 208 шәхси хуҗалыкта яшәүчеләр терлекчелек, кошчылык, умартачылык, бакчачылык юнәлешендә нәтиҗәле эшли, – диде ул.
Җирлектәге волонтерлар хәрәкәте хакында хәрәкәт җитәкчесе Валентина Игошева сөйләде. Җирлекнең ветераннар советы рәисе Гөлсинә Пискунова соңгы елларда матур үзгәрешләрнең күп булуын, авылда яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә булуын билгеләп үтте.
– Яңа Усы авылына килен булып төшүемә – 49 ел. Ул чорда тездән резин итек кимичә йөреп булмый иде. Суга, биек таудан төшеп, ерактагы Ат коесына йөри идек. Урамнар караңгы, язгы-көзге пычракта йөрмәле түгел. Мичкә утын ягуларны әйтмим дә!.. Ә бүгенге тормышыбызга күз салсак, әкият дөньясында яшәгән кебек. Урамнар якты, юллар тигез. Яңгыр яуганда да резин итек кигән юк. Өйгә су кергән, канализация ясалган. Җирлек халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту, аны уңайлы итү өчен нәтиҗәле хезмәт башкарыла. Авылларның олыгая баруы гына борчый, – диде Г. Пискунова.
Участок инспекторы Илдар Маликов Яңа Усы авыл җирлегендәге оператив хәл белән таныштырды. Җирлектә хокук бозу очракларының булмавын билгеләп үтте. Яңа Усы урманчылыгы урманчысы Сергей Романов язгы һәм җәйге чорда урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, делянка һәм агач материаллар әзерләү тәртибе турында сөйләде.
– Районда авыл җирлекләре арасында дистәгә якын күрсәткечләр буенча рейтинг алып барыла. 19 җирлек арасында Яңа Усы авыл җирлеге бишенче урынны били. Бу – яхшы күрсәткеч. Терлекләр саны кимү буенча сораулар бар. Бу сездә генә түгел, шулай да бу юнәлештә яхшы якка үзгәрешләр булса, шат булыр идек. Хөкүмәт программалары җирлекләр эшчәнлегенә ярдәм итә. Мәсәлән, узган ел грант ярдәмендә трактор алу насыйп булды. Үз техникаң булу җирлектәге күп мәсьәләләрне вакытында хәл итәргә мөмкинлек бирә. Хөкүмәт программасы ярдәмендә быел Яңа Усы авылында су системасын яңарту буенча күләмле эш башкарылачак. Яңа Усы һәм Бикмәч авылларында юлларны төзекләндерү буенча да эш дәвам итәчәк. Ничек кенә булмасын, халык мәнфәгатьләрен кайгырту һәрвакыт район һәм республика җитәкчелегенең игътибар үзәгендә, – диде район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов.
Фото – Яңа Усы авыл җирлеге архивыннан.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 6 февраль саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев