Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Пайчылар баш күтәрә

Халык берсен-берсе уздырып сораулар бирде, ел дәвамында җыелган зар-моңын, үпкәсен белдерде.

Түбән Табын авыл җирлегендә алты авылда 756 кеше исәптә тора. Буш ихаталар бар. Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов 2023 елда башкарылган эшләр турында сөйләгәннән соң, халык бер-бер артлы сорауларын җиткерде. Сорауларның күбесе пай җирләре һәм аларга түләү мәсьәләсе белән бәйле иде. Бу аңлашыла да, чөнки “Туган як” агрофирмасы бүгенгә кадәр җирдән файдаланган өчен пайчыларга түләп бетермәгән. 

– Пай җирләре өчен түләп бетерә алмадык. Пайчыларга җайлы икән, акча белән түләү мәсьәләсен карыйсы, килешүләрне яңадан эшлисе булачак. Агрофирма пайчыларга 500ләп капчык он таратты. Калганнарга да булачак, он әзер, заводта, – диде “Туган як” агрофирмасы җитәкчесе Раил Җиһангиров.

“Салым кәгазендә арпаның 1 центнеры 850 сум дип күрсәтелгән, ә түләү нигәдер 1250 сумлык арпа өчен килгән. Моны ничек аңларга? Ике ел бернинди фураж да алганым юк”, – диде Сәмига Мөхәмәтҗанова. Агрофирма бухгалтеры моны салым кәгазендә хата китүенә бәйләп аңлатса да, башка пайчыларга да хаталы документлар килүе ачыкланды.

Лилия Шәймиева 

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 16 февраль саныннан укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев