Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Мәлләтамак авыл җирлеге җыены

Мәлләтамак мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә 9 бала тәрбияләнә.

Мәлләтамак авыл җирлегендә 292 хуҗалыкта 592 кеше гомер кичерә. Былтыр җирлектә 11 кеше үлгән, ике бала туган. Мәктәп яшендәге балалар саны 63 булса да, Мәлләтамак башлангыч мәктәбендә җиде генә укучы белем ала. Йөртергә җайсыз дип тормый, күпчелек балаларны район үзәгендәге мәктәпкә алып төшеп укыта.

Мәлләтамак мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә 9 бала тәрбияләнә. Җирлектә мәпкәпкәчә яшьтәге 40 сабый исәпләнә, тик, алда билгеләп үткәнчә, әти-әниләр район үзәгендәге балалар бакчаларына өстенлек бирә. 

– Җирлектә ике фермер хуҗалыгы бар, алар каз үрчетү белән шөгыльләнә. Көзен җирлектәге хатын-кызлар каз йолкырга йөри. Кече һәм урта эшмәкәрлек тә үсештә. Мәлләтамак авыл җирлегендә ике ФАП, ике мәчет, кибет, почта бүлекчәсе, китапханә дә эшли. Узган ел Мәлләтамак авылында “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында агачлар утыртылды. Авылның Тукай урамында да паркка нигез салынды. Парк территориясенә 450 данә юкә, чыршы, зәңгәр чыршы, тополь, миләш, каен, өрәңге үсентеләре утырттык. Дәүләт ярдәме белән мөһим мәсьәләләрне вакытында чишәргә, үзара ярдәмләшеп яшәргә тырышабыз, – диде җирлек башлыгы Рүзилә Нәсыйфуллина. 

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 16 февраль саныннан укыгыз

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев