Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җирле үзидарә

Мәлләтамак авыл җирлеге 2026 елга планнары һәм бурычлары белән таныштырды

Мәлләтамак авыл җирлеге составына Мәлләтамак һәм Нарат Асты авыллары керә. Җирлектә 292 хуҗалык исәпләнә. Башка җирлекләрдәге кебек биредә дә шәхси хуҗалыкларда мал саны елдан-ел кими.

Җирлек территориясендәге авыл хуҗалыгы җирләрен “Туган як” агрофирмасы эшкәртә. Авылда өч фермер хуҗалыгы бар. “Гиздатов” крестьян-фермер хуҗалыгы – җир эшкәртү, Нарат Асты авылындагы фермаларда Илһам Шакиров һәм Айрат Бакыев кошчылык белән шөгыльләнә. 

– Авылда тормыш итү өчен ут, су булу, юлларның төзеклеге мөһим. Юллар торышы якташыбыз Рафаэль Юнысовны да борчый. Ул, асфальт түшәүне сорап, Татарстан Республикасы Рәисенә мөрәҗәгать итте һәм, үз средстволарын да кушып, авыл юлларына асфальт салдыруга иреште. Мәлләтамак авылының Кооператив, Тукай, Колхоз урамнарына асфальт җәелде, балалар бакчасы, мәдәният йорты, мәчет каршында парковкалар ясалды. Юллар аша салынган су торбаларының башлары ясалды, юл кырларына вак ак таш җәелде. 19 юл билгесе урнаштырылды. “Чаллы икмәге” җәмгыяте тарафыннан Тукай урамында ике шлагбаум куелды, тагын бер шлагбаум Кооператив урамының түбән очына ясала, чөнки авыр йөк машиналарының бу урында күп йөрүе күзәтелә, – диде Мәлләтамак авыл җирлеге башлыгы Рүзилә Нәсыйфуллина.

Юллар тигез булгач, машиналар да кызу йөри. Җирлек башлыгы “Татавтодор” оешмасына ясалма калкулыклар булдыруны сорап хат юллаган. Мәлләтамак авылының Яшьләр урамында 330 метр арада республика программасы нигезендә гравий түшәлгән. Эшне “Мост” оешмасы башкарган. 

Үзара салым средстволарын кулланып, быел Нарат Асты авылында суүткәргечләрне яңарту эше башланган. Күп еллар элек салынган торбалар нык искергән, “тишелергә тора”, ди авыл халкы. Нарат Асты авылы урман кочагына урнашканлыктан, янгыннардан саклану максатында, үзәкләштерелгән су линиясе булдыру, гидрантлар урнаштыру мәжбүри. Әлеге эшләр дә җайга салынган. Җирлектә 84 урынга яктырткычлар куелган. 2024 елда Колхоз һәм Яшьләр урамнарында ике яңа нокта барлыкка килгән. Халыктан җыелачак үзара салымны җирлекне төзекләндерү өчен тотарга планлаштыралар. 

Нарат Асты авылында яшәүчеләр, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларының исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан, обелиск ясатты. Бүгенге көндә исемлекләрне барлау, гранит тактага язу эшләре һәм обелискның тирә-ягын төзекләндерү эшләре башкарыла. 

Фото: Мөслим-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев