Иске Карамалы авыл җирлеге уңышлы эшли
Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов чыгышында барлык юнәлешләрдәге эшчәнлекне дә җентекләп яктыртты.
Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов чыгышында барлык юнәлешләрдәге эшчәнлекне дә җентекләп яктыртты. Барлык авыл җирлекләре башлыклары арасында бер Илнур Кәримов кына “Авыл утлары” газетасына язылырга чакырды һәм почта эшчәнлеге хакында да мәгълүмат җиткерде.
– Җирлегебездә яшәүчеләр барлыгы 325 газета һәм 31 журналга язылган. “Авыл утлары” газетасын җирлегебездә яшәүче 348 гаиләнең 90ы алдыра. Район газетасы – яңалыкларны белеп тору өчен иң актуаль чыганак. Шуңа, хөрмәтле авылдашлар, киләсе яртыеллыкта “Авыл утлары” газетасына язылуыгызны сорыйм. Узган ел Иске Карамалы почта бүлекчәсе аша 278 мең сумлык товар сатылган, – диде Илнур Кәримов.
Иске Карамалы табиб амбулаториясенең өлкән шәфкать туташы Зифа Галиева амбулатория эшчәнлеге һәм җирлек халкының сәламәтлек күрсәткечләре хакында сөйләде. Зифа Галиева эшен төгәл башкара, һәр санны төгәл белә, шул ук вакытта ул авыл җирлеге депутаты һәм ветераннар советы рәисе дә булып тора.
– Табиб амбулаториясенә 1510 кеше беркетелгән. Иске Карамалы авылында 542 кеше гомер итә, 17 яшькә кадәрге балалар саны – 76. Социаль яклау бүлеге тарафыннан бирелгән машина белән өлкәннәрне диспансеризациягә алып барабыз. Социаль хезмәткәрләр, участок инспекторы һәм авыл җирлеге советы хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Авыр хәлдәге гаиләләр, ялгыз өлкәннәр яшәүче йортларга даими рейдлар үткәрәбез, яшәү шартлары белән танышабыз, диспансеризация һәм флюорография узуларын игътибарга алабыз, күрсәтмәләр бирәбез. Икенче баруда күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшереп, нәтиҗә ясыйбыз. Планны арттырып үтәдек, 428 кешегә медицина ярдәме күрсәттек, – диде Зифа Галиева.
Җыенда катнашучыларга участок инспекторы Илдар Маликов җиткергән мәгълүмат та файдалы булды. Район башлыгы Альберт Хуҗин, җирлек башлыгы Илнур Кәримовка һәм авыл халкына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.
– Үзара салым җыю буенча бик матур эшлисез. Грантлар бәйгесендә җиңеп, МТЗ-320 тракторын алу бәхете дә насыйп булды сезгә. Җәйге чорда балаларны эшкә урнаштыруда да Иске Карамалы авыл җирлеге уңышлы эшли.
Район күләмендә үткәрелгән барлык чараларда да җирлек халкы актив катнаша, бурычларны үтәү өчен зур өлешен кертә. Хезмәтегез, бердәм булып яшәвегез өчен ихластан рәхмәт! – диде Альберт Хуҗин.
Соңыннан район башлыгы халыкның сорауларына җавап бирде.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев