Исәнсеф авыл җирлегендә халык санының кимүе күзәтелә
Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар саны 111 кеше тәшкил итсә дә, чынлыкта, балаларның күбесе биредә яшәми, исәптә генә тора.
Соңгы берничә ел Исәнсеф авыл җирлегендә бик күп төзелеш-ремонт эшләре башкарылуы белән тарихка кереп калды.
Демографик күрсәткечләргә күз салсак, яшьләрнең авылда калмавы һәм табигый үлемнең балалар тууга караганда берничә тапкыр күбрәк булуы нәтиҗәсендә, халык санының кимүе күзәтелә. Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар саны 111 кеше тәшкил итсә дә, чынлыкта, балаларның күбесе биредә яшәми, исәптә генә тора. Авыл халкы төп табышны авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдән ала. Җитештерелгән продукциянең бер өлешен алыпсатарлар алып китә, күп өлеше авыл һәм район эчендә реализацияләнә.
– Кошчылык ныклы адымнар белән алга атлый. Тавык, каз, үрдәк асрауда уңышларыбыз зурдан. Тырыш кеше үзенә дә эш таба һәм авыл халкын да эш белән тәэмин итә, – диде җирлек башлыгы Иршат Салихов. – Авыл халкы инициативасы белән үзара салым хисабына Яңа Сәет авылында клуб урынына парк ясалды. Урам утлары алыштырылды, электр өчен түләнде. Урам юллары белән беррәттән Тат. Бүләр авылында күпер дә төзекләндерелде. Урам юллары кыш көне кардан чистартыла. Авылара юл буйларында үлән чабыла. Суүткәргечләр, санитар зоналар төзекләндерелде. Советлар Союзы Герое Гыймазетдин Вәҗетдинов һәйкәле, обелиск ремонтланды. Хуҗасыз калган ихаталарга койма куелды.
Җирлектә 4 кибет эшли, 3 авылга автолавка килә. Алар халыкны азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары белән тәэмин итеп тора. Исәнсеф җирлегендә гомер итүчеләр яшәү тәмен хезмәттән таба. Эш яшендәгеләрнең күпчелеге “Август-Мөслим” агрофирмасында хезмәт куя. Алмарис Латыйпов, Ринат Хөснимәрданов, Ринал Хөснимәрданов, Илдар Вәҗетдинов, Заһир Галимов крестьян-фермер хуҗалыклары да авыл халкын эш урыннары белән тәэмин иткән.
Фото: Исәнсеф авыл җирлеге архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев