Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җирле үзидарә

Баланлы һәм Олы Чакмак авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды

Башка авыл җирлекләреннән аермалы буларак, Баланлы җыенында сораулар күп булды

Җыеннарда халык үзен борчыган мәсьәләләр буенча сорауларын да җиткерде.

Баланлы авыл җирлегендә узган елның сентябрендә җирлеккә башлык итеп Данияр Гыйзетдинов сайланды. Ул үз чыгышында узган ел башкарылган эшләр, үзара салымның ничек тотылуы һәм 2026 елга бурычлар хакында сөйләде.

– Үзара салымның күп өлеше юлларны карау һәм чистарту өчен кулланылды. Кышкы чорда юлларны чистарту өчен генә дә 176 мең сумнан артык акча тотылды. “Намус” агрофирмасы да, кайчан гына ярдәм сорап барсак та, игътибарсыз калдырмый, һәр эшебездә терәк-таянычыбыз булып тора. Авыл халкын эчә торган су белән өзлексез тәэмин итүдә дә өзеклекләр булдырмаска тырышабыз. Шуганка авылында су башнясы төзекләндерелде, ел дәвамында берничә тапкыр су трассасында аварияләрне юк итү буенча эш башкарылды. Ремонт эшләрендә авылдашыбыз Мисхәт Шәрифуллин зур эш башкарды, аңа рәхмәт! “Агросила” компаниясе тарафыннан ел саен үткәрелүче грантлар бәйгесендә җиңү дә төзекләндерү эшләрен башкарырга ярдәм итә. Узган ел грант суммасы 453500 сум тәшкил итте. Әлеге акчага Баланлы авылында Сабантуй мәйданы ясалды, – ди җирлек башлыгы Данияр Гыйзетдинов.

Җитәкче авылның иҗтимагый тормышында, өмәләрдә актив катнашкан авылдашларына, иганәчелек ярдәме күрсәтүче депутатларга һәм игелекле җитәкчеләргә рәхмәтен җиткерде.

Участок полиция инспекторы Данил Гыйлаҗетдинов рай-ондагы һәм җирлектәге оператив хәл белән таныштырды.

Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов районыбыз ирешкән уңышларга тукталды. Баланлы авыл җирлеге депутатларына, волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашучыларга рәхмәтен белдерде.

Җыенда ике дистәләп кенә кеше катнашса да, сораулар байтак булды. Авыл халкын пай җирләренә түләүләр, халыктан җыелучы сөт бәяләренең түбән булуы, мәетләрне яру, хастаханәдә анализ биргәндә чиратлар зур булу һәм башка сораулар борчый. Җитәкчелек барлык сорауларга да җавап биреп, мәсьәләләрне хәл итәргә вәгъдә итте.

Олы Чакмак авыл җирлегендә узган җыенда район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Илнур Габидуллин башкарылган эшләр белән таныштырды. Олы Чакмак авыл җирлеге составына бер генә авыл керсә дә, хәл итәсе мәсьәләләр шул ук: юллар торышы, урамнарны яктырту, авылны төзекләндерү.

Олы Чакмак гомуми белем бирү мәктәбе директоры Наилә Шәфигуллина укучыларның күрсәткечләре һәм мәктәпнең ирешкән уңышлары хакында сөйләде. Мәктәптә 27 бала белем ала, 4 мәктәпкәчә яшьтәге бала тәрбияләнә.

Участок полиция инспекторы Данил Гыйләҗетдиновның оператив хәл турындагы чыгышын да җыенда катнашучылар кызыксынып тыңлады.

Район башлыгы Альберт Хуҗин авыл халкын районда башкарылган эшләр белән таныштырды.

– Узган ел дәвамында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә 18 тапкыр ярдәм озатылды. Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында МХОдә катнашучыларга багышланган стела сафка басты. Анда хәрби операциядә катнашучы 300дән артык егетнең исеме кертелгән. Төзелеш эшләренә килгәндә, мөслимлеләрне иң сөендергән һәм иң күләмле эш Ык елгасы аша күперне төзекләндерү булды. Берникадәр авырлыклар булса да, эшнең беренче өлешен кыска вакыт аралыгында башкарып чыктык. Күпердә төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Юлларны төзекләндерү буенча да байтак эш башкарылды. Үрәзмәт – Тат. Бүләр юнәлешендә, Мөслим – Олы Чакмак юнәлешендә юллар төзекләндерелде. Бу эшләр быел да дәвам итәчәк. Күптән көткән Шуганка юлында да ремонт башкарылыр, дип өмет итәбез, – диде район башлыгы.

Альберт Хуҗин җирлектә башкарылган эшләрдән канәгать булуын әйтте һәм киләчәктә дә уңышлар теләде.

Фото – Баланлы авыл җирлегеннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев