Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җирле үзидарә

Баланлы һәм Олы Чакмак авыл җирлекләрендә дә халык җыеннары узды.

Участок полиция инспекторы Данил Гыйлаҗетдиновның оператив хәл турындагы чыгышын да җыенда катнашучылар кызыксынып тыңлады

Баланлыда узган халык җыенында район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, җаваплы бүлек җитәкчеләре, җирлек депутатлары һәм җирлек кешеләре катнашты. Баланлы авыл җирлегендә дә яңа җитәкче. 2025 елның сентябрендә узган сайлауларда җирлеккә яңа башлык – Данияр Гыйзетдинов сайланды. Ул үз чыгышнда узган елда башкарылган эшләр, үзара салым акчаларының кулланылышы һәм агымдагы елга куелган бурычлар хакында сөйләде.

Участок полиция инспекторы Данил Гыйлаҗетдинов районда һәм җирлектәге оператив хәл белән таныштырды. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов район күләмендә ирешкән уңышларга тукталды. Баланлы авыл җирлеге депутатларына, волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашучыларга рәхмәтен җиткерде.

Җыенда ике дистәгә якын гына кеше катнашса да, сораулар байтак булды. Авыл халкын пай җирләренә түләүләр, халыктан җыелучы сөт бәяләренең түбән булуы, мәрхүмнәре ярдыру, кан анализын бирүдәге чиратлар һәм башка сораулар борчый. Барлык сораулар да җитәкчелек тарафыннан игътибарга алынды, җавалар бирелде һәм алдагы вакытта мөмкин булган хәтле хәл итү буенча эш башкарылачагына вәгъдә бирелде.

Олы Чакмак авыл җирлегендәге җыенда муниципаль район башлыгы Альберт Хуҗин, урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рамиль Мөхсинов, җаваплы бүлек җитәкчеләре, авыл җирлеге депутатлары һәм авыл халкы катнашты.

Җирлек башлыгы Илнур Габидуллин җирлектә башкарылган эшләр белән таныштырды, алдагы елга куелган бурычларне сөйләде.

Олы Чакмак гомуми белем бирү мәктәбе директоры Наилә Шәфигуллина укучыларның күрсәткечләре һәм мәктәпнең ирешкән уңышлары хакында сөйләде. Бүген мәктәптә 27 бала белем ала, 4 мәктәпкәчә яшьтәге бала тәрбияләнә.

Участок полиция инспекторы Данил Гыйлаҗетдиновның оператив хәл турындагы чыгышын да җыенда катнашучылар кызыксынып тыңлады.

Район башлыгы Альберт Хуҗин авыл халкын районда башкарылган эләр, ирешелгән уңышлар, нәтиҗәләр белән таныштырды. Җирлектә башкарылган эшләрдән кәнәгать булуын җиткерде һәм агымдагы елда уңышлар теләде. 

Фәридә Гайнетдинова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев