Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Авыл үз көнен үзе күрә

Яңа Усы авыл җирлегендә төрле милләт халыклары гомер итә. Милләтләре, диннәре төрле булса да, үзара дус булып, аңлашып яшиләр. Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова белән җирлек тормышы, халыкның яшәеше турында сөйләштек.

– Галина Степановна, Яңа Усы авыл җирлеге ничек яши? Халык нәрсә белән шөгыльләнә?

– Җирлектә 181 шәхси хуҗалык исәпләнә. Алар нигездә мөгезле эре терлек үрчетә, кош-корт үстерә һәм умартачылык белән шөгыльләнә. Терлек асраучыларга, кош-корт үстерүчеләргә дәүләт тарафыннан бирелүче субсидияләрнең ярдәме зур. Быел шәхси хуҗалыклар 345200 сум күләмендә ярдәм алды. Җирлектә алты шәхси эшмәкәр эшли, алар сәүдә, кошчылык, төзелеш катнашмасы әзерләү һәм камыр ризыклары пешерү белән шөгыльләнә. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр “Нуретдинов” крестьян-фермер хуҗалыгы тарафыннан эшкәртелә, пайчылар белән исәп-хисап үз вакытында ясала.
– Җирлектә социаль учреждениеләр эшлиме?

– Әйе, мәктәп һәм мәдәният йорты, модульле фельдшер-кушерлык пункты эшли. Авыл уртасындагы күперне төзекләндердек. Яңа Усы тугызъеллык мәктәбе эшли. Космодимиан чиркәве, мәктәп бинасында урнашкан милли музей җирлек тарихын һәм традицияләрне саклауда ярдәм итә. 
– Үзара салым хисабына нинди эшләр башкарылды?

– Үзара салым җирлектәге проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирде. Пионер урамында башняга янгын гидранты урнаштырылды, юлга гравий түшәлде, чишмәгә керү юлына машина кую урыны ясалды. Бәчүк чишмәсе чистартылды һәм төзекләндерү эшләре башкарылды. Балалар уен мәйданчыгына косметик ремонт ясалды. Бакча урамы янындагы чүплеккә рекультивация үткәрдек. Питрау үткәрү мәйданында төзекләндерү эшләре башкарылды, лампалар куелды. 

Фәридә Гайнетдинова

Фото - Мөслим-информ архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 6 октябрь санында.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев