Авыл җирлекләрендә хисап җыеннары дәвам итә
Җомга көнне җыеннар Октябрь һәм Үрәзмәт авылларында узды
Октябрь һәм Үрәзмәт авыл җирлекләрендә яшәүчеләр җирлекләрнең хисап җыенында катнаштылар. Җыеннарда район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, үзәк хастаханәнең баш табиб урынбасары Наилә Хөснетдинова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина, район ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамов һәм полиция бүлеге башлыгы урынбасары вазыйфаларны башкаручы Рөстәм Бухаров катнашты.
Җирлек башлыклары Илгиз Ханнанов һәм Әлфир Закирҗанов җирлектә башкарылган эшләр һәм агымдагы елга булган бурычлар хакында сөйләделәр. Участок полиция инспекторы Илдар Маликов җирлекләрдәге оператив хәл белән таныштырды.
Җыеннарда ушлай ук авыл фельдшерларының, мәдәният хезмәткәрләренең һәм башлангыч мәктәп директорларының да чыгышлары тыңланды.
Азат Әхмәтҗанов җирлекләрнең эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, авыл халкына һәм җирлек активына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Районда башкарылган эшләр белән таныштырды.
Фәридә Гайнетдинова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев