Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җирле үзидарә

Авыл җирлекләрендә хисап җыеннары дәвам итә

Чираттагы җыен Яңа Усы җирлегендә узды

Җыенда район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, җаваплы бүлек җитәкчеләре, авыл җирлеге депутатлары һәм авыл халкы катнашты.

Җирлек башлыгы Галина Романова узган елда җирлектә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады, агымдагы елга куелган бурычлар белән таныштырды.

Җирлектә волонтерлык хәрәкәте һәм алар тарафыннан эшләнгән эшләр хакында хәрәкәт җитәкчесе Валентина Игошева сөйләде. Җирлекнең ветераннар Советы рәисе Гөлсинә Пискунова соңгы елларда җирлектә күп үзгәрешләр булуын, бүген халыкка яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр булуын ассызыклап үтте.

Җирлекнең олыгаеп баруына да борчылуын белдерде. Участок полиция инспекторы Илдар Маликов Яңа Усы авыл җирлегендәге оператив хәл белән таныштырды.

Җирлектә хокук бозу очракларының булмавын билгеләп үтте. Яңа Усы урманчылыгы урманчысы Сергей Романов язгы һәм җәйге чорда урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, делянка һәм агач материаллар әзерләү буенча яңалыкларны аңлатты.

Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов Яңа Усы авыл җирлегендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, рейтингта 5нче урынны биләвен билгеләп үтте. Җирлек хезмәткәрләренә, халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларда эшләүче хезмәткәрләргә, волонтерларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Районның социаль-икътисадый күрсәткечләре, башкарылган эшләр белән таныштырды.

Фәридә Гайнетдинова фотосы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев