Авыл җирлекләрендә узучы халык җыеннары тәмамланып килә
Кичә шундый җыеннар Баек һәм Иске Карамалы авыл җирлекләрендә узды
Аларда район башлыгы Альберт Хуҗин, җаваплы бүлек җитәкчеләре, авыл җирлеге депутатлары һәм авыл халкы катнашты. Җирлек башлыклары Илназ Әхмәдуллин һәм Илнур Кәримов җирлекләрдә узган елда башкарылган эшләр һәм агымдагы елга куелган бурычлар турында сөйләделәр.
Баек авыл җирлеге башлыгы Илназ Әхмәдуллин җирлек белән сентябрь аеннан җитәкчелек итә. Район башлыгы аңа уңышлар теләде, алдагы җыеннарда чыгышын тагын да баетып, җирлектә башкарылган эшләр хакында тулырак мәгълүмат бирергә киңәш итте.
Җыенда шулай ук Баек төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Айгөл Мадьярова мәктәп эшчәнлеге, укучылар һәм укытучыларның ирешкән уңышлары хакында сөйләде.
Участок полиция иснпекторы Илдар Маликов җирлек һәм райондагы оператив хәл белән таныштырды. Мәктәп яисә һөнәри уку йортларын тәмамлаучы ир-егетләрне район эчке эшләр бүлегенә эшкә чакырды.
Район башлыгы Альберт Хуҗин җирлек эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, район тормышы белән таныштырды. Җыенда катнашучыларның сорауларына җавап бирде, ачыклык кертеп җавап бирү өчен исәпкә алынган сорауларны да барлады.
Иске Карамалы авыл җирлеге халкы һәрвакыт җыеннарда актив катнаша. Җирлек башлыгы Илнур Кәримов җирлек эшчәнлеге буенча эчтәлекле һәм тулы информацияле чыгыш ясады.
Иске Карамалы авылы табиб амбулаториясенең өлкән шәфкать туташы Зифа Галиева амбулатория эшчәнлеге һәм җирлек халкының сәламәтлек күрсәткечләре хакында сөйләде.
Җыенда катнашучыларга участок полиция инспекторы Илдар Маликов җиткергән мәгълүмат та файдалы булды.
Район башлыгы Альберт Хуҗин җирлек башлыгы Илнур Кәримовка һәм авыл халкына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткереп, сәламәтлек һәм алдагы елда да бердәм хезмәттәшлек теләде, гражданнарның сорауларына җавап бирде.
Фәридә Гайнетдинова репортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев